Алексеевск хәбәрләре

"Заря" газетасы - Алексеевск района

16+
Рус Тат
Сәламәтлекне саклау

Алексеевск муниципаль районында антинаркотик айлык узды

Җәйге каникуллар – ял итү, яңа тәэсирләр һәм күңелле мизгелләр вакыты.

Шул ук вакытта балаларга иң мөһим нәрсәләр – сәламәтлек, иминлек һәм үз сайлаулары өчен җаваплылык турында искәртү дә бик әһәмиятле. Нәкъ менә шул максаттан 26 майдан 26 июньгә кадәр Алексеевск муниципаль районының барлык мәктәпләрендә «Наркотикларсыз тормыш» антинаркотик айлыгы үткәрелде.

Ай дәвамында укучылар лекцияләр генә тыңлап калмадылар, ә спорт ярышларында, флешмобларда, иҗади бәйгеләрдә, акцияләрдә һәм квестларда актив катнаштылар. «Сәламәт бул! Биергә өйрән!», «Без – сәламәт яшәү рәвеше өчен!», «Спорт – начар гадәтләргә альтернатива» һәм «Тормышың – үз кулыңда» шигарьләре астында балалар сәламәт яшәү рәвешенең кызыклы, якты һәм чыннан да мавыктыргыч булуын күрсәттеләр.

Мәктәпләрдә Сәла-мәтлек көннәре, күңелле стартлар, спорт бәйрәмнәре, рәсем һәм плакат конкурслары, күргәзмәләр, хәтта «Спорт – безнең тормышта» дип исемләнгән тематик газета чыгару да оештырылды. Һәр чара кеше көче – аның сәламәтлегендә, мавыгуларында һәм үсешкә омтылуында икәнлеген искәртте.

Программада медицина хезмәткәрләре белән очрашулар, тематик дәресләр һәм әңгәмәләр аерым урын алды. Укучылар педагоглар белән бергә наркотикларның сәламәтлекне генә түгел, хыялларны да җимерүе, куркыныч тәкъдимнәргә ничек итеп ныклы «юк» дип әйтергә һәм дөрес карарларны мөстәкыйль кабул итә белүнең ни өчен мөһим булуы турында сөйләштеләр.

Мондый чаралар үсмерләрне куркыту өчен түгел, ә аларда үз киләчәгенә аңлы караш тәрбияләү өчен үткәрелә. Чөнки профилактика ышанычлы сөйләшүдән, шәхси үрнәктән һәм начар гадәтләрсез тормышның да кызыклы, бай эчтәлекле һәм мөмкинлекләргә тулы булуын күрсә-түдән башлана.

Антинаркотик айлык тәмамланды, әмма район мәктәп-ләрендә сәламәт яшәү рәвеше культурасын формалаштыру буенча эш дәвам итә. Чөнки балаларның сәламәтлеге – аларның да, бөтен районның да киләчәге нигезе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев