Заря

Алексеевск районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлекне саклау

Авыруның артуы игътибар таләп итә

Алексеевск районында бөер синдромы белән геморрагик бизгәк (ГЛПС), яки тычкан бизгәге белән авыру очраклары артуы күзәтелә..

Әгәр 2024 елда бер генә очрак теркәлгән булса, 2025 елда алар саны 11гә җиткән. 2026 елда инде беренче авырулар ачыкланган.

Бу авыруның куркынычы һәм үзеңне ничек сакларга кирәклеге турында ГАУЗ «Алексеевск үзәк район хастаханәсе» табиб-эпидемиологы Алина Архипова сөйләде.

ГЛПС — организмдагы вак кан тамырларын зарарлый торган кискен йогышлы авырулар төркеме. Ул кан оешу системасының бозылуына, кан әйләнеше һәм бөер эшчәнлеге начараюга китерә. Авыру еш кына «тычкан бизгәге» дип атала, бу аның табигый чыганаклы булуын күрсәтә.

Табигатьтә ГЛПС вирусының чыганагы булып тычкансыман кимерүчеләр тора: кызгылт кыр тычканы, кыр тычканы, сары муенлы тычкан, гади кыр тычканы, йорт тычканы, соры күсе. Шул ук вакытта хайваннар үзләре авырмаска мөмкин, әмма вирусны сидек, селәгәй һәм калдыклар аша тарата.

Кеше күбесенчә һава-тузан юлы белән (80 процентка кадәр) зарарлана — йогышлы кимерүчеләрнең кипкән бүлендекләре булган тузанны сулаганда. Шулай ук контакт юлы белән дә йогу мөмкин — зарарланган тире һәм лайлалы катламнар аша, ки-мерүчеләр яки пычранган предметлар белән контактта булганда. Бу дача йортла-рында, сарайларда, гаражларда, чардакларда җыештырганда, шулай ук печән, утын яки ашлык белән эшләгәндә булырга мөмкин.

Төп билгеләр арасында — югары температура, көчле баш авыртуы, битнең кыза-руы, бил авыртуы, сидек күләменең кимүе. Авыр очракларда кан савулар һәм эчке органнар эшчәнлеге бозылу ихтимал.

— Авыруның куркынычы шунда: башлангыч чорда ул гадәти салкын тиюгә ох-шарга мөмкин, — дип аңлата Алина Архипова. — Инкубация чоры 4тән 49 көнгә кадәр, уртача 2–3 атна. Авыру кискен башлана: температура 38–40 градуска кадәр күтәрелә һәм 5–11 көн саклана; калтырау, көчле баш авыртуы, тән сызлау, мускул-лар һәм буыннар авыртуы, авызда корылык һәм сусау барлыкка килә; хәлсезлек, тирләү, хәрәкәтсезлек тиз арта.

Үзлегеңнән дәваланмаска, ә мөмкин кадәр тизрәк табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Район халкына үз сәламәтлегенә игътибарлы булырга һәм саклык чараларын үтәргә киңәш ителә, бигрәк тә язгы-җәйге һәм көзге-кышкы чорда, кимерүчеләр ак-тивлыгы арткан вакытта.

Белгечләр профилактикага аеруча игътибар итәргә киңәш итә:

Беренче чиратта кимерүчеләр һәм аларның бүлендекләре белән контакттан сакла-нырга кирәк. Тычканнар булырга мөмкин урыннарны җыештырганда маска яки респиратор, перчаткалар кулланырга, шулай ук юеш җыештыру үткәрергә, мөмкин булса хлорлы чаралар кулланырга, тузан күтәрелмәсен өчен.

Гади профилактика чаралары зарарлану куркынычын сизелерлек киметергә мөмкин, — дип билгели белгеч. — Авыруны дәвалауга караганда, аны кисәтү җиңелрәк икәнен онытмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев