Сәламәтлек программасы кысаларында
Кыр Шунталысы авылында тантаналы төстә фельдшер-акушерлык пункты, шулай ук район үзәгендә хатын-кызлар, балалар консультацияләре, стоматология поликлиникасы биналары ачылды. Объектларны файдалануга кертү Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм район башлыгы Сергей Демидов катнашында узды.
Озак көтелгән ФАПны ачуга бөтен авыл диярлек килде. Яңа медпункт фельдшеры Гөлшат Хәммәдиева сөйләгәнчә, анда хәзер кешеләргә беренче ярдәмне күрсәтү өчен кирәкле бөтен нәрсә бар, ә эш шартлары бик уңайлы:
– Элеккеге ФАП иске бинада урнашкан иде, анда тыгыз һәм шартлар юк иде. Хәзер исә бөтен нәрсә бар. Эшлә дә эшлә генә. Бар да яңа. Нигездә бездә халык – өлкән яшьтә, шуңа күрә ярдәм сорап еш мөрәҗәгать итәләр. Чакырган җиргә дә еш йөрергә туры килә. Хәзер исә район үзәгенә бармас өчен биредән дарулар да сатып алырга була.
Дәрәҗәле кунаклар, авыл кешеләрен яңа ФАП белән котлап, бирегә бары тик профилактика өчен генә йөрүләрен теләделәр.
– Өр-яңа гүзәл ФАП авылда республика социаль инфраструктураны төзү программасын гамәлгә ашыруның ачык мисалы булып тора. Халыкка сәламәтлек, фельдшерга үз исәнлекләрен тикшереп тору һәм бары тик аралашу өчен генә килүләрен телим, – диде район башлыгы Сергей Демидов.
Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Татарстанда ел саен кырыкка якын фельдшер-акушерлык пункты ачыла, дип билгеләп үтте. Марат Наил улы, әлеге пункт авыл халкына кирәкле булачак, дигән ышаныч белдерде:
– Бирегә үз сәламәтлегеңне тикшерү өчен һәр көнне килүегезне телим. Сезнең сәламәтлегегез турында без кайгыртырга тиешбез.
Авыл кешеләре исеменнән Татарстан Президентына һәм район җитәкчелегенә әйбәт бүләк өчен педагогия хезмәте ветераны Гөлнур Ситдыйкова рәхмәт әйтте.
Яңарып киткән хатын-кызлар, балалар консультацияләре, стоматология поликлиникасы ачылышына үзәк район хастаханәсе коллективы җыелды. Яңарып киткән хатын-кызлар консультациясе бинасы янында район башлыгы Сергей Демидов бинага капиталь ремонт ясаган үзәк район хастаханәсенең аерылып торган хезмәткәрләренә һәм “Стройдорсервис +” төзүчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды. Тантаналы өлештән соң министр һәм район башлыгы үзәк район хастаханәсенең баш табибы Илдар Фәхретдиновның озата йөрүендә хатын-кызлар, балалар консультацияләрен, стоматология поликлиникасын карадылар, анда пациентлар һәм персонал белән аралаштылар. Яңарып киткән балалар бүлеге бинасы турында дүрт яшьлек кызы белән табибка кабул итүгә килгән Анна Камаева тәэсирләре белән уртаклашты:
– Миңа барысы да ошый. Бигрәк тә уен зонасы. Элек проблема бар иде: чиратта торганда балаңны кая илтергә дә белми идең. Хәзер исә балалар анда уйныйлар, тавышлары да ишетелми, үзләре дә күренми. Моннан хәтта өйләренә кайтасылары да килми, – диде елмаеп Анна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев