Тозлы кыярдан агуланмыйк!
Кухняда - хуҗабикәләрнең "урак өсте". Бакчачыларыбыз, шулай ук бакчачы булмаганнарыбыз да тырышып-тырмашып җиләкләрдән компот-варенье кайната, кыяр-помидор, башка яшелчәне тозлап-маринадлап мәш килә.
Мәш килүен киләбез, тик менә банкаларга консервланган яшелчә, гөмбә, җиләк-җимешнең, шулай ук тозлы яки ысланган балыкның ботулизм кебек бик куркыныч агулану очрагын китереп чыгару ихтималын беләбезме икән? Әнә Татарстанда быелның беренче яртыеллыгында гына да шул рәвешле агулануның 8 очрагы ачыкланган. Ике очрак үлем-китем белән тәмамланган. Узган елда исә республикада ботулизмның 10 очрагы теркәлгән, бер кеше консервланган кыяр ашап җан тәслим кылган. Менә шул хакта "Роспотребнадзор"ның Чистай, Спас районнарындагы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Мөршидә ханым Габделкәбирова белән сөйләшәбез.
- Мөршидә ханым, ботулизм нинди авыру ул?
- Ботулизм - нерв системасына зыян китереп, үлем куркынычы белән яный торган үтә хәтәр авыру. Ризыкның сәламәтлегебезне какшату гына түгел, үзебезне теге дөньяга "алып китү" белән дә янавын ничек белергә соң? Белгечләр аңлатуынча, банка капкачының күперүе, банка эчендә бик нык газ бүленеп чыгу һәм тозлыкның болгануы продуктта ботулизм китереп чыгара торган ботулотоксинның булуы турында сөйләргә мөмкин. Кайбер вакытта мондый очракта банка эченнән күксегән май исе килә. Күңелегезгә шик салган ризыкларны өстәмә рәвештә эшкәрткәннән соң да ашарга ярамый! Ботулизм споралары хәтта ки бик озак кайнатканнан соң да үлми.
- Моннан нәрсә коткара соң?
- Хуҗабикәләргә нишләргә, үзләрен һәм гаиләсе әгъзаларын әнә шундый бик яман агуланудан ничек сакларга? Гомумән, микробларның үрчүенә ничек киртә куярга? Кайберәүләребез, ашказанын авырттыра дип, консервланган яшелчәләргә аш серкәсе яки лимон кислотасы салмауны хуп күрә. Бик аянычлы хәлләр белән тәмамланырга мөмкин бу. Өй шартларында әзерләнгән продуктларда токсиннарның үрчүенә киртә куюның бердәнбер ысулы - күп микъдарда химик консервантлар (тоз, аш серкәсе һәм лимон кислотасы) куллану.
- Агулануның билгеләре турында сөйләп китегез әле.
- Бу хәтәр споралар белән агуланган кешенең гадәттә башы авырта, әйләнә башлый, аппетиты югала, авызы кибә, әмма температурасы күтәрелми. Шулай ук укшытырга, бер-ике тапкыр костырырга, эч авыртырга мөмкин. Беренче ике тәүлектә авыру күзләренең начар күрүеннән зарлана: хәрефләр "йөзә", әйберләр ике булып күренә, күз аллары караңгыланып, җем-җем килә башлый. Сырхауның сулыш алуы, йотуы кыенлаша, тавышы карлыга, сүзләрен аңлап булмый башлый. Ә инде ботулизмның бик авыр очракларында, кеше үз аңында калып, сулыш мускуллары параличлана. Монысы бик газаплы үлемгә китерә.
- Сатып алучыларга нинди киңәшләр бирер идегез?
- Базарларда, юл кырыйларында, гомумән, очраклы урыннарда өй шартларында әзерләнгән консервлар, тозланган-маринадланган яшелчә, гөмбә, ысланган, тозланган, киптерелгән балык, ысланган ит сатып алырга ярамый.
- Рәхмәт Сезгә, Мөршидә ханым.
Берничә киңәш
*Ит, балык, гөмбә, яшел тәмләткечләрне консервлаганда герметик капкач белән капларга ярамый.
*Составында кислота микъдары аз булган яшелчәләрне (кыяр, баклажан һ.б) банкаларга тутырып япканда, рецепттан аз гына да тайпылмыйча (0,5-0,6 %) аш серкәсе яки лимон кислотасы өстәргә кирәк.
*Озак яткан, бозыла башлаган яшелчә, җиләк-җимеш һәм яшел тәмләткечләрне тозларга-маринадларга ярамый.
*Яшелчә һәм җиләк-җимешне йомшак щетка белән краннан агып торган суда бик җентекләп юу шарт.
*Банка-капкачларны стерильләштерү, продуктларны эшкәртү кагыйдәләрен төгәл үтәү бик мөһим.
*Консервланган, әмма һава кермәслек итеп ябылмаган тиз бозыла торган продуктларны саклау температурасы +6 градустан артмаска тиеш. Капкачы күпергән банкалардагы яшелчә-гөмбәләрнең тәмен дә татып карарга ярамый!
*Өй шартларында консервланган продуктларны кулланыр алдыннан кимендә 10 минут дәвамында җылыту, кайнату әйбәт (ризык төре мондый мөмкинлек биргәндә).
*Балыкны +5 градус чамасы температурадагы тоз эремәсе белән тозларга. Эремәдә тоз микъдары 16 проценттан ким булмаска, балык тозлы эремәдә кимендә алты-җиде көн торырга тиеш.
*Гөмбә тозлаганда, кортлыларын, бигүк таныш булмаганнарын ташларга, чүптән чистартып, салкын суда (краннан агып торган) яхшылап юарга. Югач, шундук эшкәртергә.
*Тозлаганда-маринадлаганда, консервлаганда гөмбәләрне герметик капкач белән ябарга ярамый. Кулланыр алдыннан, гөмбәне кайнап чыкканнан соң 15 минут дәвамында икенче тапкыр пешереп алырга һәм шул ук көнне кулланырга кирәк.
*Тозлаганда-маринадлаганда, консервлаганда гөмбәләрне герметик капкач белән ябарга ярамый. Кулланыр алдыннан, гөмбәне кайнап чыкканнан соң 15 минут дәвамында икенче тапкыр пешереп алырга һәм шул ук көнне кулланырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев