Алексеевск эшчеләр бистәсендә ел саен үткәрелә торган «Үрнәк йорт» бәйгесенә старт бирелде.
Бәйгенең төп максаты – үз хезмәтләре белән йортларында уңайлык тудырган, тәртип булдырган һәм йорт тирәләрен төзекләндергән кешеләрне бүләкләү.
Бәйгедә шәхси йорт хуҗалары катнаша ала. Конкурс комиссиясе йорт фасадлары һәм коймаларның торышын, ишегалларының төзеклеген, яшел-ләндерү сыйфатын, чәчәк түтәлләрен, йорт тирәсендәге территориянең чисталыгын һәм башка күрсәткечләрне бәяләячәк.
Гаризалар һәм бәйге материаллары 1 августка кадәр Алексеевск шәһәр җирлеге администрациясендә кабул ителә. Өстәмә мәгълүматны +7 (927) 442-15-93 телефоны аша алырга мөмкин.
Җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә:
I урын – 50 мең сум; II урын – 30 мең сум;
III урын – 20 мең сум.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бистәдә үз хезмәтләре белән урамнарны матуррак һәм уңайлырак иткән, башкаларга үрнәк булган йорт хуҗалары шактый.
Бәйге нигезләмәсе белән Алексеевск муниципаль районы сайтында танышырга мөмкин.
Нет комментариев