Белемең күп булса, проблемаларың азрак булыр
Узган җомгада районыбызда беренче тапкыр Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннүр Хамматов оештырган гражданнарны видео кабул итү булып узды.
Әңгәмәнең беренче минутыннан ук кулланучыларның күбесенең үз хокукларын бөтенләй белмәве ачыкланды. Шуңа да сәүдә оешмалары вәкилләре, эшмәкәрләр һәм сатучылар, кулланучылар законнары өлкәсендә грамотасызлыгыбыздан файдаланып, гаепне үз өсләреннән төшереп, сатып...