Авылга – белгечләр
23 мартта Алексеевск аграр колледжында районның 18 гомумбелем бирү мәктәпләре арасыннан 9, 11нче сыйныф укучылары өчен ачык ишекләр көне үтте. Көндезге бүлек мөдире С.ЕРМИЛОВА сөйли:
-Мәктәп укучыларын бай эчтәлекле программа көтте: балаларга профессиональ тест үтү, видеофильм карау, колледж буйлап экскурсия, кабинетларны һәм профессияләрне презентацияләү вакытында үзеңнең һөнәр сайлавыңны ачыклау тәкъдим...