Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Авылга – белгечләр

23 мартта Алексеевск аграр колледжында районның 18 гомумбелем бирү мәктәпләре арасыннан 9, 11нче сыйныф укучылары өчен ачык ишекләр көне үтте. Көндезге бүлек мөдире С.ЕРМИЛОВА сөйли: -Мәктәп укучыларын бай эчтәлекле программа көтте: балаларга профессиональ тест үтү, видеофильм карау, колледж буйлап экскурсия, кабинетларны һәм профессияләрне презентацияләү вакытында үзеңнең һөнәр сайлавыңны ачыклау тәкъдим...

23 мартта Алексеевск аграр колледжында районның 18 гомумбелем бирү мәктәпләре арасыннан 9, 11нче сыйныф укучылары өчен ачык ишекләр көне үтте. Көндезге бүлек мөдире С.ЕРМИЛОВА сөйли:
-Мәктәп укучыларын бай эчтәлекле программа көтте: балаларга профессиональ тест үтү, видеофильм карау, колледж буйлап экскурсия, кабинетларны һәм профессияләрне презентацияләү вакытында үзеңнең һөнәр сайлавыңны ачыклау тәкъдим ителгән иде.
Колледж администрациясе вәкилләреТ.Свистунова, Н.Глазунов һәм Т.Шерстнева мәктәп укучыларын уку йортының матди-техник базасы белән таныштырдылар. Колледж директоры Валерий Фадеев авылда бүген иң кирәкле һөнәрләр һәм аларның ничек укытылуы турында тулырак сөйләде.
Укытучылар коллективы һәм укучылар белән аралашканнан соң, югары сыйныф укучылары белгечлек, уку шартлары һәм колледжны тәмамлаганнан соң эшкә урнашу перспективалары турында тулы мәгълүмат алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев