Балаларның яхшы ялы – өлкәннәр бурычы
Алда каникуллар, ата-аналарны, һичшиксез, хәзер үк балаларының буш вакытларын ничек үткәрәчәкләре турындагы фикер борчый. Безнең районда балаларның һәм яшүсмерләрнең ялын оештыру һәм савыктыру турындагы сорау белән без балалар иҗаты үзәге директоры Гөлсинә ФӘССАХОВАга мөрәҗәгать иттек.
- Балаларның ялы темасы теләсә кайсы вакытта, бигрәк тә җәй көне, каникуллар өч айга сузылганда,...