Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Музей – тарих һәм мәдәниятне чагылдыручы

Хәзерге вакытта Биләр дәүләт тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлыгында киңәйтелгән экспозиция булдыруның фәнни концепциясе эшләнә. Аның максаты һәм бу юнәлештәге эше турында музей директоры Әнәс КУТУЕВ сөйли. - Музей хезмәткәрләре эзәрлекли торган концепцияне булдыруның төп максаты Россиянең мәдәни киңлегендә һәм аннан читтә болгар мирасының роле һәм әһәмияте турындагы мәгълүматларны системага салудан...

Хәзерге вакытта Биләр дәүләт тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлыгында киңәйтелгән экспозиция булдыруның фәнни концепциясе эшләнә. Аның максаты һәм бу юнәлештәге эше турында музей директоры Әнәс КУТУЕВ сөйли.
- Музей хезмәткәрләре эзәрлекли торган концепцияне булдыруның төп максаты Россиянең мәдәни киңлегендә һәм аннан читтә болгар мирасының роле һәм әһәмияте турындагы мәгълүматларны системага салудан гыйбарәт. Системалаштыру Биләр шәһәрчеге коллекцияләре, аның тирә-ягындагы территорияләрдә урнашкан һәйкәлләр, шулай ук Биләрнең яңа заманының тарихи объектлары нигезендә үткәреләчәк.
Экспозицияләр төзү принципларын, экспозиция комплексларының төрләрен, экспонатларны анализлауга һәм күрсәтүгә заманча якын килү юлларын эзләү, объектларны күрсәтү ысулларын эшләү һәм музейның тематик структурасын киңәйтү белән тарих фәннәре докторы, мәдәният университеты профессоры Константин Руденко шөгыльләнә. Экспозициянең художество проектын баш рәссам, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Сергей Матвеев тормышка ашырачак.
Алда торган эшләр уңаеннан Биләр музей-тыюлыгы дирекциясе районның бөтен кешеләренә музей фондын теге яки бу дәрәҗәдә тарихи яки мәдәни кыйммәтне тәкъдим итә алачак теләсә нинди материаллар белән тулыландыруда һәрьяклы ярдәм күрсәтүләрен сорап мөрәҗәгать итә. Без болгарлар һәм Болгар дәүләтенең күп гасырлык тарихы темасын, Биләр һәм аның тирә-ягының өр-яңа тарихын ачарга булышачак бөтен нәрсәне ихлас рәхмәт хисләре белән кабул итәчәкбез.
Контакт телефоны 43-0-42.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев