18 декабрь 2013 яңалыклары
-
18 декабрь 2013 - 07:23Депутатлар игътибарына19 декабрьдә сәгать 9да район Советының утырышлар залында Алексеевск шәһәр җирлеге Советының ХХIII утырышы булачак.
-
18 декабрь 2013 - 07:05“Бездә тынычлык һәм татулык”Күптән түгел бистәбездә Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге оештырган «Иман нуры» дип аталган чара үткәрелде. Вәгазьләр сөйләүдән торган чарада мөфти урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, район имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиков, хакимият вәкилләре, җирле халык, шулай ук бистә мәктәпләре укучылары һәм татар теле укытучылары, аграр колледж студентлары һәм педагоглары катнашты.
-
18 декабрь 2013 - 07:01Иң яхшысы – чыршыны сатып алуДәүләт урман каравылы көчләре белән урман үсентеләре кишәрлекләренә патрульлек итү башланды.
-
18 декабрь 2013 - 06:48Теләкләр чынга ашсынЯңа ел җиткәндә күңел әкияти хисләр кичерә, үзенчәлекле тылсым көтә. Ниндидер куанычлы вакыйгалар булыр төсле, очып йөргәндәй буласың. Яңа елга әзерләнү иң элек өйләребез түрендә ямь биреп утырачак чыршы бизәүдән башлана. Аннан соң матур итеп табын әзерләү, телеңне йотарлык ризыклар пешерү, якыннарыңны, гаиләң яки дусларыңны гадәти булмаган нәзакатле аш-су белән...
-
18 декабрь 2013 - 06:46Ел килә дә китә, ә хатирәләр калаТагын бер ел төгәлләнүгә санаулы көннәр генә калып бара. Вакыт сәгатьләренең уклары елның соңгы минутларын санаганда һәрберебез үткәне турында уйлана: үткән ел ниндирәк булды, ниятләнелгән эшләрнең кайсыларын эшләп өлгердек, Яңа елга ниләр белән керәбез һәм аннан нәрсә көтәбез? Менә шундый сораулар белән берничә укучыбызга мөрәҗәгать иттек.
-
18 декабрь 2013 - 05:37Яңа елда – яңа торактаЯңа ел алдыннан Просторная урамында егерме җиде фатирлы тагын бер өй пәйда булды. Анда яшь гаиләләр яшәячәк.