Ялкында яңа клуб ачылды
Ялкын авыл җирлегендә район башлыгы катнашында күп функцияле үзәк ачылды. Владимир Козонков үзенең чыгышында, атап әйткәндә, авылда чираттагы күп функцияле үзәкне ачу агитацион сайлау кампаниясе чорына туры килә һәм Президент программаларын тормышка ашыруның ачык дәлиле булып тора, дип билгеләп үтте.