Сөт фермасы төзү
Авыл хуҗалыгы

Сөт фермасы төзү

Алексеевск районының Масловка авылында Кудряшов Владимир Федоровичның крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы 2012 елдан үз көче белән 24 терлеккә исәпләнгән сөт фермасы төзи башлаган иде.

Бүгенге көндә Владимир Федорович хуҗалыгында 22 мөгезле эре терлек асрала, шуларның 9ы - сыерлар. Быел аңа "2015-2017 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм" программасы буенча конкурста катнашу мөмкинлеге туды. Быел алынган грант нәтиҗәсендә ул төзелешне тәмамлап, ферманы терлек белән тутырырга планлаштыра.


Нет комментариев