Протоиерий Павел Чурашов алексеевскилыларны Раштуа һәм Яңа ел белән котлый
Шушы шатлыклы коткару һәм бөек Раштуа бәйрәме көннәрендә сезне, кан-кардәшләрем, дөньяга коткаручыбыз Гайсә пәйгамбәр килү белән чын күңелдән котлыйм. Гайсә пәйгамбәр гади кеше булып туа, яслегә салына. Бөтен кешелек дөньясы өчен шушы бөек шатлык турында иң беренче булып гади көтүчеләр белә.