Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Машага бүләкләр

Раштуа хәйрия ярминкәсе барышында Маша Елдашовага 13 мең сумнан артык акча җыелды. "Свет миру" яшьләр правослау бүлеге тарафыннан оештырылган акциягә район кешеләре кушылды. Хәйрия ярминкәсе өчен алексеевскилылар үз куллары белән ясаган бизәнү әйберләре, уенчыклар, өй кирәк-яраклары һәм пешкән ризыклар әзерләделәр. Боларның барысы да Воскресение чиркәвендә кичке һәм төнге бәйрәм гыйбадәтләре...

Раштуа хәйрия ярминкәсе барышында Маша Елдашовага 13 мең сумнан артык акча җыелды.

"Свет миру" яшьләр правослау бүлеге тарафыннан оештырылган акциягә район кешеләре кушылды. Хәйрия ярминкәсе өчен алексеевскилылар үз куллары белән ясаган бизәнү әйберләре, уенчыклар, өй кирәк-яраклары һәм пешкән ризыклар әзерләделәр. Боларның барысы да Воскресение чиркәвендә кичке һәм төнге бәйрәм гыйбадәтләре вакытында сатылды.


Чиркәүгә йөрүчеләр продукцияне бүләк итеп бирү өчен сатып алдылар, шуның белән акциягә зур ярдәм күрсәттеләр. Алмашка бернәрсә дә алмыйча гына акча бирүчеләр дә булды. Сатудан алынган акча күптән түгел генә операция кичергән өч яшьлек Маша Елдашованы дәвалауга китәчәк.


Раштуа төнендә 8 мең сумнан артык акча җыелды.
Тагын биш мең сумны яшь пар бирде. Светлана белән Алик бу акчаны кызга сәламәтлек теләп тапшырды.


Боларның барысын да район кешеләре нәни Машага һәм аның гаиләсенә туторлар - операциядән соңгы чорда кызга кирәк булачак тотып торучы бәйләвечләр сатып алырга ярдәм итү өчен ясадылар. Шунысы кызык, әлеге хәйрия акциясендә алексеевскилылар гына түгел, ә бәлки Яр Чаллы кешеләре дә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев