Алексеевск районында психологик-педагогик хезмәт
Район мәгариф бүлеге хәбәр иткәнчә, район үзәгендә психологик-педагогик хезмәт эшли башлаган. ППХ - район мәгариф бүлегенең структура бүлекчәсе - үз ишекләрен Некрасов урамының 38 нче йортында (бистәнең беренче мәктәбе бинасы) ачкан. Аның составында - квалификацияле белгечләр: педагог-психологлар һәм логопед.