Традицияләрне саклап
Шимбә көнне туган як музеена районның чуаш милли-мәдәни үзәге делегатлары җыелды. Районның кеше саны буенча өченче милләт вәкилләре эшкә йомгак ясадылар һәм мәдәни үзәкнең яңа рәисен сайладылар. Үзәкнең яңа рәисе Чуаш Майнасы мәктәбе директоры Геннадий Федоров булды.