Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Верага ышаныч бүләк итегез

Узган шимбәдә район үзәгенең 1 нче мәктәбе актлар залы Вера Николаевна Крайнованың кайгысына битараф булмаган кешеләрне берләштерде.

Бирегә әлеге гаҗәеп укытучының укучылары, ата-аналары, узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар, дуслары, якыннары һәм битараф булмаган кешеләр җыелды.
Бик күп хуплау сүзләре яңгырады, матди мәсьәләне хәл итүдә булышу һәм аларны чишү юллары турында әйтелде.
Исегезгә төшерәбез: Вера Николаевнаның онкологик авыруын дәваларга бик зур суммада акча кирәк. Аның кызы Евгения Копатька җыелган акчаларны тапшырдылар. Ә "Свет миру" яшьләр хәрәкәтендә катнашучылар һәм Алексеевск станицасы казаклары шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Вера Николаевна өчен акча җыю өчен хәйрия ярминкәсе үткәрделәр. Аннан җыелган 9500 сум акчаны алар шәхсән Вера Николаевнаның үзенә илтеп тапшырдылар. Ул үзенең кайгысына битараф булмаган бар кешегә дә рәхмәт әйтте.
Тик дәвалану өчен кирәкле сумма бик зур, ул матди ярдәмгә мохтаҗ. Әлеге күркәм ханыма ярдәм итәргә теләге булган бөтен кеше дә фотода күрсәтелгән исәп-хисап счетына күчерә ала.
Бервакыт Вера Николаевна белән сөйләшкәндә авыр педагогик хезмәтендә сабырлык теләгәч, ул җавап итеп: "Бәхет теләгез миңа" дигән иде. Хәзер аның өчен бәхет - авыруын җиңү. Әйдәгез, бергәләп ярдәм итик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев