Алексеевск районы бөртеклеләрне җыеп алуга иң беренчеләрдән булып кереште
Район башлыгы аграрияләр алдында шундый бурыч куйды - урып җыю вакытында бик тырышып көч куярга, кырлардан бөтен бөртеклеләрне җыеп алырга кирәк, чөнки алар җиңел генә үсми. Һава торышы ничек торганны беребез дә белә алмый. Җәй яңгырлы, салкынча торса да, уңыш быел бик уңды.