Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Алексеевск районы бөртеклеләрне җыеп алуга иң беренчеләрдән булып кереште

Район башлыгы аграрияләр алдында шундый бурыч куйды - урып җыю вакытында бик тырышып көч куярга, кырлардан бөтен бөртеклеләрне җыеп алырга кирәк, чөнки алар җиңел генә үсми. Һава торышы ничек торганны беребез дә белә алмый. Җәй яңгырлы, салкынча торса да, уңыш быел бик уңды.

Бүгенге көнгә районыбызда сигез мең тоннага якын ашлык суктырылды, бу ике мең гектар дигән сүз. Район кырларында 89 комбайн эшли.
Бүгенге көндә "Элита" предприятиесе ашлык суктыруда алда бара. Олег Рогожкин иң яхшы механизатор исеменә лаек. Урып-җыюның беренче көнендә алар бер тоннадан артык ашлык суктырды. «Элита» ның иң яхшы комбайнчылары булып Олег Рогожкин һәм Александр Чубаков торалар.
Иң яхшы комбайнчылар «ВЗП» дан - Владимир Егоров, ВЗП «Северное» дан - Вячеслав Максимов, ВЗП Биләрдән - Сергей Карпухин, ә «Родина» колхозында Рәфис Шәймәрданов, Алексеевск Халык предприятиесеннән - Евгений Бурдов һәм Пётр Зайцев, ә "Алга" колхозында урып-җыюның башыннан алып бүгенгә кадәр әлегә Әнәс Мөхәммәтҗанов һәм Ирек Вәлиуллин алда баралар.
Көзге бодай һәм арпа уңышы сөендерә. Чөнки һәр гектардан аграрийлар 35 шәр центнер ашлык суктыра. Әле бу урып җыюның башы гына, төп икмәк -алда әле.
Игенчеләр Сараенда киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, республикада уңыш бик мулдан булу көтелә, калганы үзебездән тора, никадәр оешкан төстә эшләсәк, шул кадәр әйбәтрәк булыр, аеруча урып-җыю ае -августта.
- Игенчеләр җилкәсендә авыр хезмәт -халыкны икмәк белән тәэмин итү. Районыбыз -авыл хуҗалыгы районы. Шуңа да игенче хезмәте һәрчак мактаулы саналды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев