Яшьгвардиячеләр Айрат Хәйруллинның хәйрия фонды белән бергәләп “Кайгырту” приюты балаларын Яңа ел белән котладылар
Активистлар әкият персонажларына әйләнеп, балаларны әкият урманына алып киттеләр. Сценарий буенча былтыр явыз Убырлы карчыкның һәм тискәре Кикимораның бүләкләр аласы килгән иде. Кыш Бабай аларга, әгәр ел буена үзегезне матур тотсагыз, алырсыз, дигән шарт куйган иде. Балалар ярдәмендә алар моны үтәделәр. Хәтта Үлемсез Кощейның һәм башкисәрнең котыртуы да аларга туры...