Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Яшьгвардиячеләр Айрат Хәйруллинның хәйрия фонды белән бергәләп “Кайгырту” приюты балаларын Яңа ел белән котладылар

Активистлар әкият персонажларына әйләнеп, балаларны әкият урманына алып киттеләр. Сценарий буенча былтыр явыз Убырлы карчыкның һәм тискәре Кикимораның бүләкләр аласы килгән иде. Кыш Бабай аларга, әгәр ел буена үзегезне матур тотсагыз, алырсыз, дигән шарт куйган иде. Балалар ярдәмендә алар моны үтәделәр. Хәтта Үлемсез Кощейның һәм башкисәрнең котыртуы да аларга туры...

Бәйрәм барышында яшьгвардиячеләр балалар белән уйнадылар, конкурслар оештырдылар, чыршы тирәли әйләнделәр. Әлбәттә инде, балалар Кыш бабайга шигырьләр дә сөйләп, җырлап та күрсәттеләр.
- Миңа уеннар һәм бүләкләр бик ошады. Безгә Кыш бабай белән Кар кызының килүенә мин бик шатмын! -дип хисләре белән уртаклашты алты яшьлек Антон.
Балаларга бүләкләрне Айрат Хәйруллинның хәйрия фонды бирүен билгеләп үтик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев