Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Яшьләр республика программаларын хуплый

28 августта "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте Республика көненә багышланган "Безнең республика: Без булдырабыз! Без бергә!" Татарстан Республикасы көне белән!" исемле балалар открыткалары эскизлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Җиңүчеләр Татарстан символикасы төшерелгән бүләк җыелмалары алдылар.


"Президент белән бергә" хәрәкәте быелның апрелендә "Без булдырабыз! Без бергә!" форумында төзелде, ул Татарстанның барлык иҗтимагый оешмалары вәкилләрен бергә җыйды. Аның максаты - Президент программаларын һәм инициативаларын тормышка ашыруда үзеннән өлеш кертергә әзер татарстанлыларны берләштерү. Бүгенге көндә "Президент белән бергә" хәрәкәте филиалы Татарстанның барлык районнарында эшли, өстәвенә активистлар һәр көнне 150дән артык төрле чаралар оештыралар.


Алексеевск районы да республика дәрәҗәсендәге шушы иҗтимагый хәрәкәткә кушылды һәм Президент программаларын һәм инициативаларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән күп кенә чараларда катнашты да инде. Атап әйткәндә, районда соңгы әһәмиятле һәм гаять зур вакыйгаларның берсе 29 августта Лебяжьеда яңа балалар бакчасы һәм ФАП ачылу булды. Бу мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендәге чиратлар һәм авылда медицина хезмәте белән тәэмин итү белән бәйләнгән проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирде. Активистлар хәрәкәткә катнашлары барлыгын белдерү йөзеннән ул көнне тиешле символикалы - "Президент белән бергә" дип язылган флагчык төшерелгән бик матур палатка корып җибәрделәр.


Районда иҗтимагый хәрәкәт эшчәнлеге кысаларында күп кенә спорт чаралары да оештырылды, алар арасында Сабантуйда үткәрелгән "ГТО нормаларын тапшыру" акциясен искә алып үтәргә кирәк. Анда һәр катнашучы Сертификат алды, ә спорт бәйгеләрендә җиңүче Владимир Куприяновка әле тагын приз итеп мультиварка да бирелде. Россия көнендә Юл төзүчеләр микрорайонының футбол мәйданчыгында Сайлаучылар һәм депутатлыкка кандидатлар арасында мини-футбол буенча иптәшләрчә матч булды. Ә 4нче мәктәп-балалар бакчасының спорт мәйданчыгында зачет зарядкасы узды, аның барышында яшь буын арасында сәламәт яшәү рәвеше пропагандаланды. Сүз уңаеннан әйткәндә, андый чараны бу елның сентябрендә дә үткәрү планлаштырылды.


Иҗтимагый хәрәкәт эшчәнлегенә социаль юнәлештә укытылган яшь депутатлыкка кандидатлар гаять зур өлеш керттеләр. Мисалга, алар районда Кама елгасының яр буйларын һәм парк зоналарын чистарту буенча Республика акциясе оештырдылар, шуның белән беррәттән бала-чага белән аралаштылар - аларга китаплар укыдылар, уйнадылар, кулдан әйберләр ясау буенча мастер-класслар үткәрделәр. Патриотик эш күзлегеннән чыгып караганда, "Яшь гвардия" вәкилләре тарафыннан тормышка ашырылган "Герой исемнәре белән аталган урам" проекты әһәмиятле проект булды. Герой-якташларыбыз хөрмәтенә аталган урамнарны чистарту барышында яшьгвардиячеләр әлеге эшкә район үзәге кешеләренең үзләрен дә җәлеп иттеләр.


Алексеевск шәһәр җирлеге депутатлыгына кандидатлар катнашында "Йөрәк моңы" дип аталган әдәби-музыкаль чара оештырылды. Районның иҗат кешеләренә биюләр, җырлар, үзләре иҗат иткән шигырьләр белән, өстәвенә төрле телләрдә - рус, татар, чуаш, мордва телләрендә чыгыш ясау мөмкинлеге бирелде.


Алексеевск районында иҗтимагый хәрәкәт координаторы Айдар Антонов әйтеп үткәнчә, хәзерге вакытта активистлар Татарстан Республикасы Президентын сайлау кампаниясенә керештеләр. Алар палаткалар корып куялар, пикетлар үткәрәләр, республика лидеры Рөстәм Миңнехановның эш итү Программасы өчен гражданнарның тәкъдимнәрен җыялар. Шуның белән бергә алар басымны сайлаучылар белән турыдан-туры аралашуга ясыйлар: район үзәге һәм авыл җирлекләре урамнарына чыгалар, анда алексеевскилыларны 13 сентябрьдә сайлауга килергә чакыралар. Әле кичә генә патриотик рухны үстерү максатыннан, триколор тасмаларын тарату оештырылды. Район активы һәм җирле үзидарә органнары җитәкчеләре, үз чиратларында, хезмәт коллективларында очрашулар, авыл җирлекләрендә җыеннар үткәрәләр, аларда узган чакырылыш депутатлары эшләгән эшләре турында хисап бирәләр, ә авыл кешеләре, үз якларыннан, булачак депутатларга наказларын җиткерәләр.


Шунысы игътибарга лаек, алексеевскилылар активистлар, шулай ук тулаем бөтен агитация эшчәнлегенә яхшы мөнәсәбәттә торалар: агитация материалларын һәм буклетларны актив кабул итәләр, үз районнарының, шулай ук бөтен Татарстанның тормышын яхшырту буенча теләкләрен һәм тәкъдимнәрен әйтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев