4 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Атлап кердек белем иленә
Белем көне - ул чәчәкләр һәм ак тасмалар бәйрәме. Бу көнне һәр укучы, чәчәк бәйләме тотып, уку йортына ашыга. Күпләр бу бәйрәмне «Беренче кыңгырау» бәйрәме дип тә йөртәләр, чөнки нәкъ менә бу көнне мәктәп балалар бакчасыннан килгән «яңа» укучыларын каршы ала. Ап-ак тасма бәйләгән, кулларына кечкенә портфель тоткан укучылар беренче...
-
Сайлауларның мөһимлеге хакында
Энҗе Сөниева, ЗАГС бүлеге начальнигы: - Мин илебездә бара торган вакыйгалар белән һәрчак кызыксынып торам, чөнки аның киләчәгенә мин битараф түгелмен. Хәзер Президентлыкка кандидатларны игътибар белән тыңлыйм, аларның сайлау алды программалары белән танышам. Карап кына калмыйм, ә бәлки аңларга да тырышам. Без хәтта дус кызларым, туганнарым белән дә бу хакта...
-
Казан кунаклары
Сишәмбе көнне безнең районга Казан шәһәреннән Эчке эшләр мңинистрлыгы хезмәткәрләре кунакка килде.
-
Урып-җыю көндәлеге
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча районда 3 сентябрьгә барлыгы 38199 гектар мәйдан урылган, 79947 тонна ашлык суктырылган. Хуҗалыклар 87 процент мәйданда урып-җыюны төгәлләгән. Уңыш бер гектардан 21 центнер тәшкил итә.
-
ЗАГС хәбәр итә
Августта районда үз язмышларын гаилә җепләре белән 34 пар бәйләде, ә 3есе аерылды.
-
Сайлаучылар игътибарына
2 сентябрьдән районның Территориаль сайлау комиссиясе яңа адрес буенча: Совет мәйданы, 6нчы йорт, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасы, 1нче катта урнашты. Тел. 2-51-00.
-
Хезмәтләре билгеләп үтелде
Муниципалитет башлыгының Мактау грамотасы белән Иванова Лариса Валерьевна бүләкләнде.
-
Яшьләр республика программаларын хуплый
28 августта "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте Республика көненә багышланган "Безнең республика: Без булдырабыз! Без бергә!" Татарстан Республикасы көне белән!" исемле балалар открыткалары эскизлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Җиңүчеләр Татарстан символикасы төшерелгән бүләк җыелмалары алдылар.