Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Красный Баран авылында яшәүче керәшен татарлары борынгыдан килүче Май чабу бәйрәмен шаулатып-гөрләтеп уздырдылар

Кагыйдә буларак, әлеге бәйрәмнең төп гореф-гадәтләре - коймак пешерү һәм карачкы яндыру. Бу көннәрдә коймак ашамасаң, елың уңышлы булмый, дигән ырым да бар икән әле. Аннары туганнарыңа, якыннарыңа кунакка барып, алардан гафу үтенү йоласы да бу бәйрәмдә үтәлә. "Пручти көн", ягъни кичерешү көнендә бөтен белгән кешеләрдән, рәнҗеткән булсам, кичер мине,...

Исәнмесез, саумысыз, һәрбарчагыз!

Бүген бездә бәйрәм көн.

Уйнап күңел ачам, дип,

Бирегә килде һәркем.

Әй, дусларым, килегез,

Күңел ачу көнебез.

Керәшенчә матур итеп

Җырлыйбыз да биибез! -

дигән шигъри юллар яңгырый.

- Хөрмәтле авылдашлар, кадерле балалар, килгән кунаклар! Бүген бездә зур бәйрәм - Пручти бәйрәме , - дип бәйрәмне башлап җибәрде Кр.Баран авыл мәдәният йорты директоры Зоя Кузнецова. - 21 март - яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне. Бу - табигатьтә чын-чынлап яз башланган көн. Сезнең барыгызны да әлеге Пручти бәйрәме белән кайнар котлыйбыз. Бәйрәмдә халкыбызның дәртле җырларын, борынгы такмакларын ишетерсез, җырлы-биюле уеннарын күрерсез, үзегез дә дәртләнеп биерсез. Бәйрәм тамашасына рәхим итегез! - дип чакырды ул мәйданга җыелган бөтен халыкны.

Тук булсын малларыгыз,

Мул булсын балларыгыз!

Имин йортта торыгыз.

Кәеф-сафа корыгыз!

Инде мине тыңлагыз.

Моңаеп басып тормагыз!

Уйнагыз да көлегез!

Биегез дә җырлагыз! -

дип дәвам иттерә бәйрәмне икенче алып баручы Ирина Яковлева.

Бәйрәм җыр-биюләрсез генә буламы соң? "Айбагыр" ансамбле әбиләре җырлый. Аларның җырлары көчле алкышларга күмелә. Әйлән-бәйлән, канат тартышу һәм башка төрле уеннар бер-берсен алмаштырып кына торды.

Май чабу бәйрәме кайнар чәй һәм авызда эри торган тәмле коймаксыз гына булмый. Монда һәркем бушлай чәй, коймак белән сыйлана алды, урам буйлап җигүле атларда җилдереп, төрле конкурсларда, уеннарда катнашып, бүләкләр отты. Беркем дә боегып басып тормады: биеде, җырлады, уйнап күңел ачты, һәркем бәйрәмнән бүләк һәм яхшы кәеф белән кайтып китсен өчен мөмкин булганның барысы да эшләнде.

Майларны да чапсаң, син

каты чап,

Чана үрәчәләрен

шаңгыратып.

Җырларны җырласаң,

каты җырла,

Кр. Баран урамнарын

җаңгыратып.

Җырлашыйык, туганайлар, җырлашыйык,

Җокодагы кешеләр уянсын.

Ай уянсын да тыңнасын,

Кемнәр җырлый диб үк

сорасын.

Бүген «Пручти» бәйрәме,

Күңел ачу көнебез.

Коймак белән сыйланырга

Безнең янга килегез.

Сый-хөрмәтләр сезгә

булсын,

Бәйрәмебез котлы булсын!

Җырларыбыз юлдаш

булсын,

Юлдаш булсын, яңгырап

торсын.

Эшләребез уңнан булсын,

Авылыбызны бизәп

торсын! -

Кемнәр җырлый диб үк

сорасын,

- диләр алып баручылар.

Товарымны сатмыйм әле,

Сезне сыйлыйсым килә.

«Пручти» бәйрәмен

котлап,

Бүләк бирәсем килә,

- дигән шигырьдән соң алып баручы шул бүләкләрне тапшыру өчен өч кешене уртага чакырып чыгарды.

Конкурслар башланды, алар сигез номинациядә үткәрелде.

1нче конкурс: "Кем иң оригиналь һәм матур итеп бәйрәм белән котлый?"

2нче конкурс: "Бию конкурсы" Төрле бию көйләренә кем матуррак һәм озаграк бии?

3нче конкурс "Әтәчләр сугышы" дип аталды. Ул болай уйнала: мәйданчыкка түгәрәк ясап куела, анда ике кеше кереп баса, сул кул белән сул аякны тотарга, ә уң җилкә белән кулларсыз гына көндәшеңне түгәрәктән төртеп чыгарырга кирәк.

4 нче конкурс. "Ераклыкка гер ыргыту" (Тегелгән герләр).

5 нче конкурс -"Капчык киеп йөгерү".

6 нчы конкурс "Канат тартышу" дип аталды.

7 нче конкурс "Үрмәкүч" иде. Канатның ике очы да ике катнашучыга бәйләнде, ә уртасы кызыл җеп белән билгеләнде. Ул җиргә сызылган сызык белән туры килә. Катнашучылар тартылган канат озынлыгында бер-берсенә аркалары белән бастылар. Бурыч - көндәшеңне үз ягыңа тартып китерү иде.

8 нчесе иң кечкенәләр өчен "Табышмаклар әйтү" конкурсы иде. Конкурслар җыр-музыка белән үрелеп барды. Конкурста җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Менә шулай итеп бәйрәм иң югары ноктасына җитте: Кыш белән саубуллашып, карачкы яндырылды. Онытылып бара торган бу чара авыл кешеләренә бик ошады, әбиләр дә, бала-чага да, өлкән яшьтәгеләр дә күп килгән иде. Кр.Баран авылыннан чыккан борынгы керәшен җырлары башкарылды. Халык оештыручыларга рәхмәт әйтеп, соң гына өйләренә таралышты.

Әлеге бәйрәмнең спонсоры Гөлнур Сафина булды. Тәм-томнар, конкурс-уеннар өчен призлар ул биргән акчага алынды, ул, Зур Полянка авыл җирлеге депутаты буларак, һәр бәйрәмне оештыруда ярдәм итә. Авыл кешеләре аңа рәхмәт әйтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев