28 март 2016 яңалыклары
-
“Россиянең бриллиант кәләше” Бөтенроссия кәләшләр фестиваленең төбәк турын үткәрү турында
Бөтенроссия кәләшләр фестивален үткәрү турында Нигезләмә нигезендә проектта катнашучыларга таләп бер - ул кияүдә булырга тиеш. Быел катнашуга 2005 елдан алып 2015 елга кадәр кияүгә чыккан кәләшләр чакырыла.
-
Беренче Алексеевск урта мәктәбенең актлар залында "Тукай замандашлары” исемле сәнгатьле укучылар бәйгесе узды
Тукай - балалар шагыйре. Ул аларның телләрен, уй фикерләрен, ниятләрен, эчке дөньяларын аңлый, аларча сөйләшә, иң әhәмиятлесе - алар дөньясында, тирәсендә яши алган. Тукай дөньяны да, табигатьне дә, табигать күренешләрен дә сабыйлар карашы, сабыйлар акылы белән күзәтә белгән.
-
Красный Баран авылында яшәүче керәшен татарлары борынгыдан килүче Май чабу бәйрәмен шаулатып-гөрләтеп уздырдылар
Кагыйдә буларак, әлеге бәйрәмнең төп гореф-гадәтләре - коймак пешерү һәм карачкы яндыру. Бу көннәрдә коймак ашамасаң, елың уңышлы булмый, дигән ырым да бар икән әле. Аннары туганнарыңа, якыннарыңа кунакка барып, алардан гафу үтенү йоласы да бу бәйрәмдә үтәлә. "Пручти көн", ягъни кичерешү көнендә бөтен белгән кешеләрдән, рәнҗеткән булсам, кичер мине,...