Грипп кошныкы – борчулары кешенеке
Кичә эштән кайтып кына кергән идем, ишек шакыйлар, чыксам, ветеринария хезмәткәрләре, кош гриппы турында кисәтеп, тавыкларга прививка ясап йөриләр икән. Чынлап та безнең кошларга әлеге грипп йогу куркынычы бармы? Бу нинди чир? Болар хакында Дәүләт ветеринария инспекциясе территориаль бүлегенең ветеринария инспекторы ГЛАВИНА Надежда белән әңгәмә корабыз.
- Авыруны нинди билгеләр буенча танып була?
- Ул тышкы билгеләрсез узарга һәм кошларның үлеменә китерергә мөмкин. Авыру кошлар, ашкайнату, сулыш органнары зарарланып үлә. Күчмә кошлар вирусның табигый резервуары булып тора. Кыргый кошлар, йортныкына караганда, әлеге вируска чыдамрак.
Инфекция, кош тизәге аша чыгып, һава юлы аша йога. Инкубация чоры 20-30 сәгатьтән алып, ике тәүлеккә кадәр дәвам итә. Авыру кош йомырканы сирәк сала, ашамый, сусый.
Аның йон-каурыйлары тузгый, кикрикләренең төсе үзгәрә, борын тишекләре томалана, сулавы ешая, тән температурасы 43-44 градус була. Моның куркынычы шунда - авыру бик тиз тарала.
- Кошларны ничек сакларга?
- Йорт кошлары авырган очракта, беренче чиратта авыру билгеләре күзәтелгән кошларны аралап, шәһәр яки районның Дәүләт ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә.
- Ветеринария-санитар саклану чаралары системасы каралмаган гражданнарның шәхси йортларында һәм башка махсуслашкан хуҗалыкларда кошларны саклауга юнәлдерелгән чараларны күрергә.
- Кошларны ветеринария документларыннан башка, шул исәптән санкцияләнмәгән базарларда сатып алмагыз. Менә хәзер кош-корт сатып йөрүчеләрдән тавыклар, үрдәкләр сатып алганда, алардан сертификатларын сорарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Следите за самым важным и интересным в Теlеgrаm - канале газеты "Заря"
Подробнее: http://alekseyevsk.ru/news/v-respublike/deputat-gosdumy-popravki-k-konstitutsii-v-nauchno-tekhnicheskom-razvitie-imeyut-bolshoe-znachenie
Подробнее: http://alekseyevsk.ru/news/v-respublike/deputat-gosdumy-popravki-k-konstitutsii-v-nauchno-tekhnicheskom-razvitie-imeyut-bolshoe-znacheniгазеты "Заря"
Подробнее: http://alekseyevsk.ru/news/v-respublike/deputat-gosdumy-popravki-k-konstitutsii-v-nauchno-tekhnicheskom-razvitie-imeyut-bolshoe-znachenie
Подробнее: http://alekseyevsk.ru/news/v-respublike/deputat-gosdumy-popravki-k-konstitutsii-v-nauchno-tekhnicheskom-razvitie-imeyut-bolshoe-znachenie
Нет комментариев