Иң кызыклы уен
Сахаровка урта гомумбелем мәктәбендә бу көннәрдә барлык спорт уеннарыннан иң кызыклысы дип саналган күңелле стартлар булып үтте.
5-6 сыйныф укучыларының "Дуслык" һәм "Капитошка" җыелма командаларын, җанатарлар һәм жюри әгъзаларын җыйган спортзал вакытлыча тынгысыз стадиондагы ярышларга әверелде.
Көч, җитезлек, тапкырлыкта ярышучы уеннарда катнашучылар "Туп тотып чабу", "Сикергечләр", "Кемнең сикерүе ераграк", "Волейбол...