Заря

Алексеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Алексеевскилылар “Татарстан командасы”нда

Гадәттәгечә, августның беренче яртысында Алексеевскида Физкультурачылар көне булып узды. Сәламәт яшәү бәйрәме кысаларында "Татарстан командасында бул" Спартакиадасы старт алды.

"Президент белән бергә" республика хәрәкәте вәкилләреннән җиңүчеләргә истәлекле тасмалар һәм грамоталар бүләк ителде.

Физкультурачылар көне-2016га багышланган ярышларны ачуда "XXII Кышкы Олимпия уеннары һәм XI 2014 елда Кышкы Паралимпия уеннарын Сочида үткәрүдә" медале һәм грамоталары белән Алексей Демидов, Николай Чурин, Рәмис Кәбиров, Валерий Сергеев, Алексей Белов, Константин Елдашев, Борис Малафеев, Геннадий Типясев, Дмитрий Золов, Владимир Никешин һәм Ольга Ошина бүләкләнде. Грамоталар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланган.

Шулай ук, "2015 елда Казанда Су спорты төрләре буенча XVI Дөнья Чемпионатын" әзерләү һәм үткәрүдә Россия Федерациясе спорт министры Виталий Мутко Рифкат Сөләймановка, Рөстәм Кәбировка, Анатолий Синтюревка, Олег Леденцовка, Дамир Гыйләҗевка, Анна Трошина һәм Сергей Кулевка медальләр һәм грамоталар тапшырды.

Район башлыгы Владмир Козонков ике бүләкне дә алды.

Район үзәгенең беренче мәктәп укучысы Тимур Латыйповка Билбау көрәше буенча спорт мастерлыгына кандидат билгесе тапшырдылар.

Спорт ярышларында районның 6 сыйныфтан алып 11 сыйныфка кадәр малайлар һәм кызлар командалары, Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары һәм хезмәткәрләре, мәктәпләрнең физкультура укытучылары катнашты. Бәйрәм программасына: урыннан озынлыкка, урыннан биеклеккә сикерү, тартылу, дартс кебек спорт төрләре керде.

Район мәктәпләре укучылары арасында урыннан озынлыкка сикерүдә Ольга Павлова, Тимур Латыйпов җиңүчеләр булды. Тренерлар арасында -Вероника Мартынова, Николай Иванов. Урыннан биеклеккә сикерү буенча укучылар арасында Гүзәлия Фазуллина, Александр Гомыжов иң яхшылары булды. Тренерлар арасында- Вероника Мартынова, Ринал Халитов. Тартылуда укучылар арасында: Рифнур Хәйдәров, Максим Сәйфетдинов һәм Юлия Бикинеева, шулай ук спорт мәктәбе медицина хезмәткәре Анна Крылова җиңү яулады.

Безнең хәбәрчебезгә волейбол буенча балалар командасы тренеры Вероника Мартынова үзенең тәэсирләрен болай аңлатты:

- Мондый ярышлар бик кирәк, анда бит үзеңнең көчеңне сынап карыйсың, әле тагын физик әзерлегеңне дә тикшерергә мөмкин. Бу теләсә кайсы спортчы өчен бик мөһим. Менә шулай үзебезнең бәйрәмебездә дә без ярышларсыз булдыра алмыйбыз.

Моның белән генә спорт чаралары бетми әле. "Татарстан командасы" җәмәгать инициативасы белән мини-футбол һәм волейбол буенча турнир үткәрергә планлаштырыла. Әле тагын гаилә командалары өчен ярышлар үткәрү дә планда бар.

Шул ук көнне "Бердәм Россия" партиясенең күчмә җәмәгать кабул итүе дә булды. Әлеге проект бөтен республика буенча партиянең сайлау алды программалары кысаларында халык мөрәҗәгатьләрен тыңлау максатыннан тормышка ашырыла, анда төрле теләк-тәкъдимнәр җыела, шулар нигезендә республика депутатлары Россия Федерациясе Дәүләт Думасы үзләренең эшләрен төзиләр.

Узган ялларда район үзәгендә һәм Юеш Көрнәледә җәмәгать кабул итүләре булып узды. Мөрәҗәгать һәм теләкләр белән 14 кеше мөрәҗәгать итте. Аңлашылганча, алексеевскилылар өчен бүгенге көндә иң беренче урында юлларны төзекләндерү, су мәсьәләсе тора, шулай ук яшь гаиләләргә ярдәм дә сорала.

Киләсе кабул итүләр 27 августта Биләр һәм Зур Тигәнәледә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Следите за самым важным и интересным в Теlеgrаm - канале   газеты "Заря"

Следите за самым важным и интересным в
Подробнее: http://alekseyevsk.ru/news/v-respublike/deputat-gosdumy-popravki-k-konstitutsii-v-nauchno-tekhnicheskom-razvitie-imeyut-bolshoe-znachenie
Следите за самым важным и интересным в
Подробнее: http://alekseyevsk.ru/news/v-respublike/deputat-gosdumy-popravki-k-konstitutsii-v-nauchno-tekhnicheskom-razvitie-imeyut-bolshoe-znacheniгазеты "Заря"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале
Подробнее: http://alekseyevsk.ru/news/v-respublike/deputat-gosdumy-popravki-k-konstitutsii-v-nauchno-tekhnicheskom-razvitie-imeyut-bolshoe-znachenie
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале
Подробнее: http://alekseyevsk.ru/news/v-respublike/deputat-gosdumy-popravki-k-konstitutsii-v-nauchno-tekhnicheskom-razvitie-imeyut-bolshoe-znachenie

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент белән бергә,Татарстан командасында, Физкультурачылар көне