Аларны җыр берләштерде...
Узган сишәмбедә Алексеевск районы мәдәният йортында онытылмаслык талантлар бәйрәме - Татарстан ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» республика фестивале зона этабы үтте.
Алты сәгать буена, әйтерсең лә, киң сулы елга, бинаны яңгыратып җыр агылды. Татарстанның җиде районы вәкиле...үзара көч сынашмадылар, юк, бөтенләй дә алай түгел, ә бәлки үз чыгышлары һәм сәхнәдәшләре...