Корбан бәйрәме белән!
Район мөселманнарының изге бәйрәме алдыннан аларны муниципалитет башлыгы Владимир Козонков котлый.
Котлауда, атап әйткәндә, болай диелә: «Шушы олуг бәйрәмдә миллионлаган мөселманнар Аллаһы Тәгаләгә үзләренең догаларын җиткерәләр, Исламның якын кешеңне ярату, гаделлек һәм теләктәшлек, мохтаҗлар турында кайгырту һәм аларга ярдәм итү кебек бөек идеалларын гәүдәләндерүче борынгы йолаларны үтиләр. Бу кыйммәтләр дөньяда...