Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Корбан бәйрәме белән!

Район мөселманнарының изге бәйрәме алдыннан аларны муниципалитет башлыгы Владимир Козонков котлый. Котлауда, атап әйткәндә, болай диелә: «Шушы олуг бәйрәмдә миллионлаган мөселманнар Аллаһы Тәгаләгә үзләренең догаларын җиткерәләр, Исламның якын кешеңне ярату, гаделлек һәм теләктәшлек, мохтаҗлар турында кайгырту һәм аларга ярдәм итү кебек бөек идеалларын гәүдәләндерүче борынгы йолаларны үтиләр. Бу кыйммәтләр дөньяда...

Район мөселманнарының изге бәйрәме алдыннан аларны муниципалитет башлыгы Владимир Козонков котлый.

Котлауда, атап әйткәндә, болай диелә: «Шушы олуг бәйрәмдә миллионлаган мөселманнар Аллаһы Тәгаләгә үзләренең догаларын җиткерәләр, Исламның якын кешеңне ярату, гаделлек һәм теләктәшлек, мохтаҗлар турында кайгырту һәм аларга ярдәм итү кебек бөек идеалларын гәүдәләндерүче борынгы йолаларны үтиләр. Бу кыйммәтләр дөньяда яшәүче төрле халыкларның мәдәнияте өчен уртак булып торалар, халыкларның үзара бер-берсен аңлавына һәм якынаюына китерәләр.
Ислам, башка традицион диннәр кебек, таралганнан-тарала барып, рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне раслауга сизелерлек өлеш кертә, җирдә тынычлык һәм тотрыклылык урнаштыруга булыша. Кадерле алексеевскилылар! Якты Корбан гаете өйләрегезгә шатлык һәм татулык алып килсен, ә гаилә учагы җылысы һәм яме, киләчәккә өмет һәм ышаныч тудырып, йөрәкләрне җылытсын. Аллаһы Тәгалә барыбызны да үзенең рәхмәтеннән һәм мәрхәмәтеннән ташламасын! Корбан гаете мөбарәк булсын!
Нык сәламәтлек, яңа рухи көчләр, бәхет һәм иминлек сезгә!»

Корбан гаете алдыннан Алексеевск районы имам-мөхтәсибе хаҗи Рөстәм хәзрәт барлык мөселманнарны бәйрәм белән котлый, аларга нык сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек тели.

«Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһ!
Бөтен мөселманнарны чын йөрәктән мөбарәк бәйрәм белән тәбрик итәм.
Әлеге күркәм бәйрәм көннәре Аллаһы Тәгаләнең хәерһах мәрхәмәтенә өметләнү, шатлана-шатлана гыйбадәт кылу, җаныбызны төрле явыз ниятләрдән арындыру, яман хәлләр кылудан туктату, риясыз булу бәхетенә ирешү һәм иманыбызны яңарту һәм Хак-Тәгалә алдында баш ию өчен бер дигән мөмкинлекләр тудыра.
Якыннарың турында кайгырту, мохтаҗлар һәм ярлыларга ярдәм итү кебек бурычлар Исламда һәрвакыт көчле булды. Әлеге бөек һәм гүзәл бәйрәмнең эчтәлеге, нәкъ менә кешеләр мәнфәгатен кайгырту, аларны ярату һәм ярдәм кулы сузуга нигезләнгән рухи кыйммәтләрне һәм инсаниятлелекнең бөек камиллегенә тугрылыклы булуны раслауга Аллаһы Тәгаләнең мондый сүзләре хезмәт итә: "Үз саранлыгыннан үзен саклаганнар гына уңышка ирешә", шулай ук биредә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең хәдисе дә бик яңгырашлы: "Раббыбызның мәрхәмәтенә ирешим, дисәгез, җирдәге мәхлүкләргә рәхим-шәфкатьле булыгыз". Без дә әлеге бәйрәм көннәрендә йөрәкләребезнең җылылыгына саранланмыйк. Бөек Аллаһка бурычлы булуыбызны аңлаган халәттә шушы корбан чалу мизгелләрендә туганнарыбыз, якыннарыбыз, күршеләребезнең хәлен белик, ятимнәргә, мохтаҗ-нәүмизләргә сәдакалар бирик, аларга да бәйрәм табыныннан өлеш чыгарып, тукландырыйк. Барыбыз да изге эшләргә ашыгыйк!»
Иртәнге намаз - 6.30да, бәйрәм намазы - 8.05тә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев