Халык гозере исәпкә алыначак! Юллар ремонтлау
Бу җәйдә юлларны ремонтлау һәм салу мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Район үзәгендә чокырларны ямау эшләре бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Район үзәгендә Пролетарская (14 һәм 14а йортлары), Совет (26, 23, 25, 27, 25а) урамнарында яңа юл түшәмәсе һәм тротуарлар төзелә. Красноармейская, Д. Бедный, 8 Март, Короленко, М.Горький, Солнечная, Мамонов, Молодежная, Подлесная, Пушкин урамнарында чокырлар ямалган.