Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

Алексеевск райпосында советның яңа әгъзаларын сайладылар.

Балалар сәнгать мәктәбе бинасында район кулланучылар җәмгыятенең вәкаләтле пайчы-ларының хисап-сайлау җыелышы узды, анда Илнур Хәйбуллин яңадан җәмгыять идарәсе рәисе итеп сайланды.

Җыелыш эшендә Алексеевск район башлыгы Сергей Демидов һәм ТР Кулланучылар берлегенең сәүдә идарәсе бүлеге җитәкчесе Илдус Хатыйпов катнашты. Идарә рәисе Илнур Хәйбуллин үткән елга йомгак ясады һәм агымдагы елга планнар турында хәбәр итте.

«Без барлык тармак-ларның да тотрыклы финанс халәтен саклап кала һәм үсешен тәэмин итә алдык. 2022 елда хезмәт күрсәтүләрнең гомуми күләме 565 миллион 343 мең сум, үсеш 22% тәшкил итә. Узган ел без берничә сәүдә объектында косметик ремонт ясадык, сәүдә җиһазларын сатып алдык. «Центр» кафесында җылылык системасын үзгәрттек һәм суүткәргечне яңарттык. Автопаркыбызны ике автомобиль ГАЗ-33025 һәм ВИС Лада Гранта белән тулыландырдык, аларны без кулланучылар кооперациясенә автомашиналар белән ярдәм итү программасы буенча, 30 х 70 схемасы буенча сатып алдык. Казылык цехы өчен җиһазлар сатып алдык, азык-төлек комбинатының барлык цехларында да вентиляция системалары урнаштырдык. Азык-төлек һәм кирәкле товарлар сатып алу өчен махсус фонд формалаштыруда актив катнаштык, ул хәрбиләргә һәм халыкка ярдәм күрсәтү буенча махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән үк диярлек оештырылды», - дип билгеләде Илнур Мингаяз улы үз чыгышында.

Район башлыгы коллективка нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм кулланучылар кооперациясе эшен яхшырту буенча берничә тәкъдим кертте.

Җыелыш нәтиҗәләре буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Руслан Язынин яңадан райпо советы рәисе итеп сайланды. ТР Кулланучылар берлегенең сәүдә идарәсе бүлеге җитәкчесе Илдус Хатыйпов Алексеевск райпосының тотрыклы үсеш динамикасын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, алексеевскилылар елдан-ел Татарстанда иң яхшылар рәтенә керә. Җыелыш азагында иң яхшы хезмәткәрләр бүләкләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев