Икътисад рубрикасы буенча яңалыклар
-
Алексеевск райпосында советның яңа әгъзаларын сайладылар.
Балалар сәнгать мәктәбе бинасында район кулланучылар җәмгыятенең вәкаләтле пайчы-ларының хисап-сайлау җыелышы узды, анда Илнур Хәйбуллин яңадан җәмгыять идарәсе рәисе итеп сайланды.
-
Ни өчен банк кертемнәре бүгенге көнгә кадәр шулай киң кулланыла?
Банк кертемнәре, акчаны мендәр астында саклауга караганда отышлырак. Моннан тыш, кертемне ачу өчен махсус икътисади белем кирәкми, ә акчаны югалту куркынычы бөтенләй юкка чыга. Кыска вакытлы кертемнәрнең үзенчәлекләре турында - «Татар-информ» МА материалында.
-
Өстәмә һәм айлык түләүләр кими: Ак Барс Банк бизнеска кредитларны 6,5 процентлы ставка буенча рефинанслый
Соңгы айларда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү төп икътисади темаларның берсенә әверелде. Пандемиягә бәйле катлаулы чорда дәүләт һәм илнең банк системасы компанияләргә ярдәм итү өчен шактый көч куйды. Татарстанның төп банкы булган Ак Барс Банк та уникаль тәкъдим белән чыкты.
-
Халык акчасына Родникида нәрсә төзиләр?
Республика үзара салым программасын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләүне дәвам итәбез.
-
Татарстанда былтыр чыгарылган нефтьнең яртысыннан артыгы республикада эшкәртелгән
2017 елда нефть, турыдан-туры куылучы бензин һәм этан җибәреп тору планы тулысынча үтәлгән.
-
Белдерү
2018 елның 19 гыйварында көндезге 2 дә Алексеевск муниципаль районы Урманасты Шунталысы авыл җирлеге Советы залында (Урманасты Шунталысы авылы, Тукай урамы, 22 нче йорт) Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районыУрманасты Шунталысы авыл җирлеге генераль планы проекты һәм аны дәлилләү материаллары буенча халык алдында тыңлаулар булачак.
-
Татарстанда республика программалары хисабына юлларга 28 миллиард сум акча сарыф ителгән
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда республика программалары хисабына юлларга 28 миллиард сум акча сарыф ителгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда шул хакта хәбәр итте. Кремльнең матбугат хезмәте очрашуның тулы стенограммасын бастырып чыгарган.
-
“Салават күпере”ндә 11-2 йорты кулланышка тапшырылды
18 катлы йортта барлыгы 340 фатир исәпләнә.
-
Алексеевский районда биш айлык эш йомгаклары ясалды
Район предприятиеләре һәм оешмаларының эш йомгаклары буенча чираттагы киңәйтелгән утырышта бу елның биш аенда башкарылган эшкә йомгак ясалды һәм яңа максатлар билгеләнде.
-
Татарстаннан 98 мең Татфондбанк кертемчесе иминият акчаларын алды
«2017 елның 9 гыйнварена 98 меңнән артык Татфондбанк кертемчесе агент-банклар аша 35 млрд 767 млн сум иминият акчаларын алды, бу кайтарылырга тиешле иминият суммасының 77,2 процентын тәшкил итә», - дип хәбәр итте Татарстан икътисад министры Артем Здунов.
-
Татфондбанк һәм ИнтехБанкның 921 эшмәкәр клиенты "кайнар линия"гә мөрәҗәгать иткән
Татарстанда операция эшчәнлеген туктаткан банкларның клиентлары - эшмәкәрләр сораулары буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән туры элемтә үз эшен дәвам итә. 6 гыйнварга Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына "кайнар линия" буенча 921 эшмәкәр мөрәҗәгать иткән, аларның 441е ташламалы шартларда микрозайм алу шартлары турында сораган.
-
Татарстан Президенты “Татфондбанк” җитәкчелегенә карата чаралар күрүне йөкләде
Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнарына бу мәсьәлә аның шәхси контролендә булачагын белдерде.
-
Рөстәм Миңнеханов "Татфондбанк" турында: "Без үз өстебездән җаваплылыкны төшермибез"
"Татфондбанк" белән бәйле вазгыятьне яшермибез дә, безнең катнашыбыз юк дип акланмыйбыз да - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында журналистлар белән традицион Яңа ел алды очрашуында шулай дип белдерде.
-
Россия Үзәк Банкы Татарстан җитәкчелеге белән Татфондбанк белән бәйле хәлне чишүдә актив эш алып бара - алар кертемчеләрне, шул исәптән юридик затларны да, яклау юлларын эзли, диде Владимир Путин бүген матбугат конференциясендә.
Россия Үзәк Банкы Татарстан җитәкчелеге белән Татфондбанк белән бәйле хәлне чишүдә актив эш алып бара - алар кертемчеләрне, шул исәптән юридик затларны да, яклау юлларын эзли, диде Владимир Путин бүген матбугат конференциясендә. Путин фикеренчә, илгә региональ банкларның кечкенә челтәре кирәк, аларга таләпләрне киметеп булыр иде, шулай итеп, алар клиентлары белән...
-
Алексеевскига “Бизнес-десант” төште
Узган атнада районыбызның яшь эшмәкәрләре өчен "Бизнес-десант" исемле бушлай белем бирү семинары булып узды. Тәҗрибәле бизнес-тренер Дмитрий Долгов катнашучыларга үз эшеңне нульдән башлау һәм аны алып бару мәсьәләләрендә киңәшләр бирде.