Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

Биләрлеләр мөстәкыйльлек алды

Сишәмбедә Биләр авыл мәдәният йортында чираттан тыш район кулланучылар җәмгыяте пайчылар җыелышы булып узды. Анда күп кенә җитди карарлар кабул ителде. Җыелышта "Татпотребсоюз" рәисе урынбасары Рашат Шәймәрданов һәм район башлыгы Владимир Козонков катнашты. Көн тәртибендә Алексеевск райпосының агымдагы эшчәнлегенә, оешманы ике мөстәкыйль өлешләргә бүлү һәм милекне яңа оешкан "Биләр производствосы"...

Сишәмбедә Биләр авыл мәдәният йортында чираттан тыш район кулланучылар җәмгыяте пайчылар җыелышы булып узды. Анда күп кенә җитди карарлар кабул ителде. Җыелышта "Татпотребсоюз" рәисе урынбасары Рашат Шәймәрданов һәм район башлыгы Владимир Козонков катнашты.

Көн тәртибендә Алексеевск райпосының агымдагы эшчәнлегенә, оешманы ике мөстәкыйль өлешләргә бүлү һәм милекне яңа оешкан "Биләр производствосы" кулланучылар җәмгыятенә тапшыруга кагылган мәсьәләләр иде, шулай ук яңа җитәкче раслау булды.
Үз чыгышында район башлыгы Алексеевск кооперациясенең төп проблемалы мизгелләрен атап китте. Бүгенгә җәмгыять "Татагролизинг"ка бурычлы һәм аның алкоголь продукциясен сату буенча әҗәтләре бар. Владимир Константинович: "Кооперация халыкны азык-төлек һәм башка товарлар белән тәэмин итә. Нигездә бу авылда.Һәм без аны хупларга һәм булышырга тиешбез. Әйләнештән зур табыш, акча алабыз, әмма бурычка кермичә дә булмый - бу базар системасының аерылгысыз өлеше. Әгәр бурычларны түли алмыйбыз икән, еллар буе төзелеп килгән системаны җимерүче банкротлык игълан ителәчәк. Шуңа күрә структураны бүлү һәм "Биләр производствосы"н аерым оешма итәргә дигән карар кабул ителде, бу аларга мөстәкыйль эшчәнлек алып барырга һәм нәтиҗәле үсәргә мөмкинлек бирәчәк,"-дип билгеләде.
Шулай ук оешманың зыянга эшләвен киметү һәм бурычларны каплау буенча чараларның берсе итеп озак еллар буе кунакханә урнашкан (Совет урамы, 20) бинаны кертеп, милектә булган кайбер мөлкәтне сатуга кую карары кабул ителде.
Тагын бер мәсьәлә җитәкчелек алышынуга кагылды. Гомум тавыш бирү юлы белән хәзерге райпо рәисе Антонина Монинаны лаеклы ялга китүе сәбәпле, эштән азат итәргә һәм аның урынына яңа җитәкче-моңарчы "Әзерләүләр конторасы" директоры булып эшләгән Илнур Хәйбулинны расларга карар кылынды. Ул җыелучыларга ышаныч күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтте, район һәм пайчылар файдасына "җиң сызганып" эшләрмен, дип вәгъдә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев