Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

Бәяләрне республика билгели

Күптән түгел редакциябезгә бистә кешесе Алексей Беспалов табигый газга бәяләр билгеләү тәртибен аңлатып бирүне сорап мөрәҗәгать итте. Үз хатында ул: "Ни өчен гражданнар өчен газ бәясе күрше өлкәләр һәм республикалардагыдан кыйммәтрәк? Самара өлкәсендә 1 куб. м газ-2 сум 50 тиен, Чиләбе өлкәсендә һәм Башкортстанда 2 сум 20 тиен тора. Ни...

Күптән түгел редакциябезгә бистә кешесе Алексей Беспалов табигый газга бәяләр билгеләү тәртибен аңлатып бирүне сорап мөрәҗәгать итте.

Үз хатында ул: "Ни өчен гражданнар өчен газ бәясе күрше өлкәләр һәм республикалардагыдан кыйммәтрәк? Самара өлкәсендә 1 куб. м газ-2 сум 50 тиен, Чиләбе өлкәсендә һәм Башкортстанда 2 сум 20 тиен тора. Ни өчен без ул ягулык өчен, әгәр аны арзанракка сатып алырга була икән, артык акча түләргә тиешбез?!"-дип сорый.
Җавап эзләп без район газ хезмәтенә мөрәҗәгать иттек, ләкин аның начальнигы Тәлгат Назыйров, мондый мәсьәләләр район дәрәҗәсендә хәл ителми, дип аңлатты һәм бу сорауны "Газпром трансгаз Казань"ЧҖҖ предприятиесенең структур бүлекчәсе-Чистай файдалану-җитештерү идарәсенә юлларга киңәш итте. Без шулай эшләдек тә.
Республика халкы өчен табигый газга ваклап сату бәяләрен формалаштыру мәсьәләсе буенча соравыбызга, Татарстан халкына сату өчен газ бәяләре тарифлар буенча Дәүләт комитеты тарафыннан билгеләнә, дигән җавап килде. Мәсәлән, тарифлар буенча ТР Дәүләт Комитетының 2010 ел, 30 ноябрь, 4-1э санлы карары белән 2011 елга халык өчен табигый газ бәясе гыйнвардан 1 куб. м өчен-3,19 сум, 1 апрельдән 3,49 сум итеп билгеләнде.
«Чистопольгаз» файдалану-җитештерү идарәсе, безнең сорауга җавабында аның начальнигы Александр Малюков басым ясап әйткәнчә, юридик зат хокукы булмаган "Газпром трансгаз Казань" ЧҖҖның структур бүлекчәсе булып тора. Идарә үз эшендә РФ, ТР документларына һәм югарыгы оешмалар күрсәтмәләренә таяна. Шуңа күрә халык өчен табигый газга ваклап сату бәяләрен формалаштыру мәсьәләсе идарә компетенциясенә керми.
Тарифлар буенча ТР Дәүләт Комитетының 2010 ел, 30 ноябрь, 4-1э санлы карары һәм "Газпром трансгаз Казань" ЧҖҖның 2010 ел, 21 декабрь, 224 санлы Күрсәтмәсенең күчермәләре теркәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев