Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

Демография генә яхшырып калмады...

Сишәмбе көнне, 14 гыйнварда, Зирекледә авыл җирлекләренең ел саен үткәрелә торган җыелышлары башланды, аларда узган елга йомгаклар ясау гадәткә кергән. Традиция буенча беренче җыелышка район активы - оешма һәм учреждение җитәкчеләре чакырылды. Зирекле авыл җирлеге башлыгы Валентина Данилова, җыелышны ачып, чараның төп максаты - халыкка җирлек Советының эшчәнлеге, депутатларга һәм...

Сишәмбе көнне, 14 гыйнварда, Зирекледә авыл җирлекләренең ел саен үткәрелә торган җыелышлары башланды, аларда узган елга йомгаклар ясау гадәткә кергән. Традиция буенча беренче җыелышка район активы - оешма һәм учреждение җитәкчеләре чакырылды.

Зирекле авыл җирлеге башлыгы Валентина Данилова, җыелышны ачып, чараның төп максаты - халыкка җирлек Советының эшчәнлеге, депутатларга һәм башкарма комитетка 2013 елда башкарылган эш турында хәбәр итү, дип билгеләп үтте. Үзенең докладында ул район үзәгеннән иң еракта урнашкан җирлеккә керүче авылларның төп күрсәткечләре һәм тормыш аспектлары турында сөйләде. Мәсәлән, алты торак пунктта (Кызыл Уракчы, Иске Муллино, Приозерное, Гоголиха, Мораса, Зирекле) 262 йорт хуҗалыгында 740 кеше яши. 2013 ел демографик күзлектән чыгып караганда имин булган, чөнки ун бала туган. Чагыштыру өчен: 2012 елда өч сабый дөньяга килгән. Үлүчеләр саны туучыларныкыннан бер кешегә күбрәк һәм унбер кеше тәшкил иткән, ләкин 2012 елда бу сан кәефне китәрә: 21 кеше якты дөнья белән хушлашкан. 2010 елдан бирле беренче тапкыр бер никах теркәлгән, бер генә аерылышучы да юк.

Җирлекнең социаль тормышында да уңай үзгәрешләр бар: берничә объект сафка кертелгән: Морасада районда бердәнбер 1812 елда Ватан сугышында һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга һәйкәл куелган. Шул ук авылда хосусый кибет филиалы ачылган. Торба сузылган канал хәзер Кызыл Уракчыда торак өйләрне язгы ташкын суларыннан саклаячак. Зирекле кешеләре медицина ярдәмен яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктында ала алачаклар. Анда ук урта гомуми белем бирү мәктәбе ремонтланган, ә монда балалар бакчасы урнашкан. Мораса ФАПы да ремонтланган, Зирекленең гыйбадәт йортына суүткәргеч кертелгән. Зиреклеләр җәмәгать эшләреннән дә читтә калмыйлар.

- 2013 елда Кызыл Уракчы кешеләре үз көчләре белән чишмәне ремонтладылар, кешеләр аның суын рәхәтләнеп эчәләр. Шулай ук зират яңадан киртәләп алынды. 150 мең сумга якын акча сарыф ителде. Акча халыктан җыелды, бу эштә әлеге авыл кешеләре Рәфис Шиһапов, Рафаэль Сәйфиев, Сәлаховлар булыша. Приозерноеда авыл зиратының коймасын алмаштыруга 45 мең җыелды. Биредә без район ярдәменә өметләнәбез, чөнки акчабыз җитәрлек түгел, диде Валентина Александровна.

Зирекле мәктәбе директоры Мария Устимова район җитәкчелегенә, балалар сәламәтлеген куркыныч астына куймас өчен, белем бирү учреждениесе бинасы каршындагы мәйданчыкта мәктәп автобусы өчен борылу полосасы ясауны сорап мөрәҗәгать итте. Тагын бер докладчы, полициянең участок уполномоченные Михаил Королев бирегә җыелучыларны хокук бозулар статистикасы белән таныштырды. Ә "Востокзернопродукт"ның Биләр филиалы генераль директоры Әсгать Габдуллин авыл хуҗалыгы комплексындагы хәлләр турында сөйләде. Аның өчен бу җыелыш әлеге вазыйфада соңгысы булды, чөнки 20 гыйнвардан ул Нурлатка күчәчәк, анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынын алачак. Район башлыгы Владимир Козонков Әсгать Касыйм улына нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт әйтте һәм истәлек сәгате бүләк итте.

Зиреклелеләр алдында чыгыш ясаганда, район башлыгы узган елга йомгак ясап, социаль инфраструктураны үстерүдә 2013 ел уңышлы булды, дип билгеләп үтте:

- Узган ел республикада акча күбрәк социаль программаларга бүлеп бирелде. Зирекледә яңа ФАП пәйда булды, мәктәп белән балалар бакчасы ремонтланды, без бу үзгәрешләрне күрәбез һәм алар һәр җирлектә бар. Быел да социаль программаларны тормышка ашыруны дәвам иттерәчәкбез, чөнки федераль һәм республика бюджетыннан әлеге максатларга 280 миллион сум бүлеп бирелде, 2013 елда азрак - 206 млн. сум бирелгән иде. Ветераннарны торак белән тәэмин итү программасы төгәлләнде диярлек, аның буенча өлкәннәрнең 90%ы чамасы үз торакларын алды. Быел тагын 6 кеше яңа өйгә күчәр, дип өметләнәбез. Инде байтак еллар буе яктыртылмаган авыл урамнарында ут булдырачакбыз, моның өчен 5 миллион сум бүлеп бирелде. Яңа авыл клублары һәм ФАПлар төзеләчәк. Әгәр тулаем район үсеше турында сөйләсәк, районда гомуми акча әйләнеше 4 млрд. 800 миллион сум чамасы тәшкил итте, халыкта мөгезле эре терлекләр саны кимеми, ә бу эшләргә теләгән кеше һәрчак үз тормышын тәэмин итәрлек акча эшли ала дигән сүз. Әгәр предприятиедә эшлисең килмәсә, үз шәхси хуҗалыгың өчен ташламалы кредитлар алырга мөмкин, хәзер моның өчен барлык шартлар да бар.

Владимир Константинович шулай ук районда яшәүчеләрне салым түләүдә актив катнашырга чакырды:

- Без авылларны төзекләндерү буенча инициативагызны хупларга әзербез, әмма моның өчен сез үзегез беренче адымны ясарга тиеш. Үзара салым сәясәте хәзер шундый, авыл кешеләре тарафыннан җыелган һәр сумга республика тагын өч сум һәм район бер сум бүлеп бирә. Бу фонд акчасына зират тирәсен ремонтларга да, буа буарга да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев