Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

«Эдем» чикләрен киңәйтә

Узган атнада бу елның 7 аенда предприятие һәм оешмаларның эш йомгаклары буенча киңәйтелгән утырыш кысаларында "Эдем" ЧҖҖның эшенә йомгак ясалды. Әлеге предприятиенең эшчәнлеге турында җәмгыять директоры Гөлнур САФИНА сөйли. -"Эдем" ЧҖҖ үз эшчәнлеген 2002 елда Алексеевск-Биләр, Алексеевск-Базарлы Матак автомобиль юллары чатларында җәмәгать туклануы предприятиеләре һәм Лебедино авылында "Мечта" кибете ачудан...

Узган атнада бу елның 7 аенда предприятие һәм оешмаларның эш йомгаклары буенча киңәйтелгән утырыш кысаларында "Эдем" ЧҖҖның эшенә йомгак ясалды. Әлеге предприятиенең эшчәнлеге турында җәмгыять директоры Гөлнур САФИНА сөйли.

-"Эдем" ЧҖҖ үз эшчәнлеген 2002 елда Алексеевск-Биләр, Алексеевск-Базарлы Матак автомобиль юллары чатларында җәмәгать туклануы предприятиеләре һәм Лебедино авылында "Мечта" кибете ачудан башлады.
Ун ел дәвамында предприятие актив үсте: объектлар сафка кертелде, яңа эш урыннары булдырылды. Мәсәлән, Красный восток совхозы микрорайонында реконструкцияләнгән элеккеге ашханә бинасында урнашкан "Шанхай" сәүдә комплексы эшли, анда бар, кафе һәм кибет урнашкан. Комплексның камыр һәм ит цехларында үз продукциябез җитештерелә.
Шул вакыттан бирле узган чорда сәүдә нокталары һәм хезмәт күрсәтүче "Эдем" объектлары саны 20гә кадәр артты, алар Алексеевск, Әлки, Балык Бистәсе һәм Спас районнарында урнашкан. Алексеевск районында болар-"Кама" мини-маркеты (Гагарин урамы, 16), "Яз" кафесы (Чистай урамы, 7А), "Аида" сәүдә бинасы (Куйбышев урамы, 94), аның составына кибет һәм уңайлы кафе керә. Биләр авылында-"Березка" кафесы һәм "Эдем" кибете, Биләр чишмәсендә "Изге Чишмә" кафесы (биредә хаҗ кылучыларга киң ассортиментта хәләл продукция тәкъдим ителә) эшли, Урта Тигәнәле һәм Лебедино авылларында халык "Нур" һәм "Мечта" кибетләре аша көндәлек кирәк-ярак товарлары белән тәэмин ителә. Район үзәгендә чәчтараш хезмәте тәкъдим итүче "Жемчужина" матурлык салоны, "Подарки" кибете, өс киемнәре тегү һәм төзәтү ательесы уңышлы эшләп килә.
Әлки районының Базарлы Матак авылында заманча "Актай" сәүдә комплексы, Болгар-Танкеевка автоюлының 1,8нче чакрымында "Эдем" юл буе сервисы, Балык Бистәсе районында Казан-Яр Чаллы юлының 108нче чакрымында "Эдем" кафесы халыкка хезмәт күрсәтә. Юл буе сервисын үстерүгә заманча "Курлянка", "Золотой карп", "Кама", "Минутка, "Ял" кафелары һәм "Курлянка" мотеле шактый зур өлеш кертә. "Эдем" ЧҖҖ килешү нигезендә бюджет учреждениеләрен-балалар бакчаларын, мәктәпләрне, "Кайгырту" приютын, үзәк район хастаханәсен туклану продуктлары белән тәэмин итеп тора.
Бу елның июненнән "Оазис" сәүдә комплексы үз ишекләрен кунакчыл ачты. "Лизинг-грант" программасы буенча сатып алынган җиһазда ипи пешерүчеләр һәм кондитерлар киң ассортиментта ипи-күмәч һәм кондитер әйберләре эшләп чыгаралар, биредә шулай ук төрледән-төрле продукция җитештерү дә җайга салынган.
Җәмгыятьнең эшен оештыру даими төстә камилләшә, аның җитештерү базасы киңәя, автотранспорт паркы яңартыла һәм тулыландырыла (автомашиналар саны 28 берәмлеккә кадәр артты).
Хәзерге вакытта үзәк база тирәсендә күпләп сату кибетен һәм кер юу йортын төзү төгәлләнеп килә. Киләчәктә-Казан-Оренбург автоюлының 94нче чакрымында юл буе сервисы комплексы төзү.
P.S. "Эдем" ЧҖҖ Алексеевск, Әлки, Спас һәм Балык Бистәсе районнары күләмендә үткәрелә торган чараларда актив катнаша. Төп бурычы халыкка хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен күтәрү булган коллектив 200 кешегә кадәр артты.

Татьяна Васильева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев