Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

Эшләү – үзе бер рәхәтлек

Бистәбездә төрледән-төрле күпме кибет төзелеп ачылуын санап бетерерлек түгел. Чат саен, нинди дә булса сәүдә ноктасына чакырып, элмә такталар эленгән. Бөтен кирәкле товарларны да район үзәгенең бер очыннан икенче очына эзләп йөреп күпме кадерле вакытны әрәм иткәнче бер урыннан гына алу бик уңайлы. Алексеевск районында үзенең ишекләрен 2005 елда ук...

Бистәбездә төрледән-төрле күпме кибет төзелеп ачылуын санап бетерерлек түгел. Чат саен, нинди дә булса сәүдә ноктасына чакырып, элмә такталар эленгән. Бөтен кирәкле товарларны да район үзәгенең бер очыннан икенче очына эзләп йөреп күпме кадерле вакытны әрәм иткәнче бер урыннан гына алу бик уңайлы. Алексеевск районында үзенең ишекләрен 2005 елда ук ачкан "Асылбикә" сәүдә комплексы күптән инде шундый урынга әйләнде.

Монда инәдән алып катлаулы көнкүреш техникасына кадәр барысын да табарга була, ә инде сезонлы киемнәр турында сөйләп торасы да юк. Янәшәдә генә, павильоннар белән бер түбә астында аяк киемнәре ремонтлау остаханәсе, чәчтарашханә, фотосалон (биредә истәлеккә бик шәп фоторәсемнәр ясарга була), даруханә һәм күп кенә башкалар урнашкан. Өстәвенә бинага килеп керүгә үк сине кунакчыл һәм җылы каршы алалар. Ә инде тамагыгыз ачыкса, "Мәк" кафесына рәхим итегез, биредә гаилә подряды: шеф-повар Кадрия Нурмөхәммәт кызы һәм аның кызы Алинә эшли, Алинә клиентларга һәрчак әдәпле һәм елмаеп хезмәт күрсәтә.
Безгә шушы уңайлы кафеда булу бик ошый, өстәвенә теләсә нинди ашамлыклар, таба ашлары яки бер чынаяк хуш исле чәй бөтен күңелне биреп, өйдәгечә тәмле итеп әзерләнгән. Өстәвенә ит заказга сатып алына, ә пилмәннәр һәм котлетларны оста аш пешерүчеләр кулдан ясыйлар. "Мәк"не без, "Асылбикә"дә эшләүчеләр генә ошатмый, төшке ашны ашап чыгу өчен бирегә бистә кешеләре дә бик теләп йөриләр. Бу кафеда район үзәгеннән читтә яшәүче, Алексеевскига үз эшләре белән килүчеләрне дә очратырга мөмкин. Килүчеләр дә алар турында мактау сүзләре генә әйтәләр: "Кафеда һәрчак чиста, хезмәт күрсәтү югары дәрәҗәдә оештырылган. Өчпочмаклары телеңне йотарлык! Аның хезмәткәрләренә өйләрендә булмаган кешеләргә өйдәге уңайлылыкны тою мөмкинлеге биргәннәре өчен зур рәхмәт".
Без, "Асылбикә" сәүдә комплексын арендага алучылар, сәүдә комплексы хуҗасы Р.М.Әхмәтҗановка-безнең өчен эш урыннары булдырганы, ә директор Мөнир Шамил улына тәртипне, чисталык һәм дисциплинаны саклаганы өчен рәхмәт әйтергә телибез.
"Асылбикә" сәүдә комплексының шәхси эшмәкәрләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев