Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

«Оазис»та кунакта

Июнь башларында бистә үзәгендә "Эдем"ЧҖҖның "Оазис" сәүдә комплексы клиентлар өчен үз ишекләрен киң ачты. Бу хакта газетабызда да хәбәр иткән идек инде. Бүген аның директоры Разия Вәгыйз кызы Җаббарова белән шушы сәүдә комплексының эше, киләчәккә планнары турында сөйләшәбез. - Разия ханым, барыгызны да сәүдә комплексыгыз ачылу белән котлыйм. Әйтегез әле,...

Июнь башларында бистә үзәгендә "Эдем"ЧҖҖның "Оазис" сәүдә комплексы клиентлар өчен үз ишекләрен киң ачты. Бу хакта газетабызда да хәбәр иткән идек инде. Бүген аның директоры Разия Вәгыйз кызы Җаббарова белән шушы сәүдә комплексының эше, киләчәккә планнары турында сөйләшәбез.

- Разия ханым, барыгызны да сәүдә комплексыгыз ачылу белән котлыйм. Әйтегез әле, җитәкчелеккә аны ачу идеясе ничек килде?
- Бистәнең үзәгендәге иске, шыксыз бина алексеевскилыларның да, килгән кунакларның да кәефен төшереп, бөтен җирне ямьсезләп тора иде. Ул гомуми күренешне бер дә бизәмәде. Шуңа күрә бу идея "Алексеевскдорстрой"ААҖ директоры Фоат Вәлиев башына килгәндер дә инде. Икенчедән, безнең "Шанхай"да урын 60 кешелек кенә, ә туйлар күбесенчә 100-120 кешегә үткәрелә. Барлык уй-ниятләребезне кафеның зур булмаган мәйданы һәм форматы тормышка ашырырга мөмкинлек бирмәгәнлектән, без киңәергә карар иттек. Фоат Вәли улының ниятен алга карап эш итәргә яратучан Гөлнур Таһир кызы да күтәреп алды. Яңа җиһазлар, мебель, дизайн, сервис-барысы да югары дәрәҗәдә булсын өчен ул зур тырышлык куйды. Без кешеләрне Европа дәрәҗәсендә эшләнгән интерьер, яңа кухня, кибет, пекарня белән сөендерәбез.
- Ачылган вакыттан алып ай ярымнар чамасы вакыт узып китте. Шул вакыт эчендә башкарган эшләрегез турында сөйләп китегез әле.
- Бу вакыт эчендә 17 туй, 6 юбилей, балаларның туган көннәре үткәрелде. Клиентлар без күрсәткән сервистан канәгать булып киттеләр.
- Хәзер конкуренция заманы икәнен беләбез. Аңа бирешмәс өчен башкалардан нәрсәң белән аерылып торырга кирәк?
- Конкуренция булырга тиеш. Ул булмаса, алга таба барып, уңышларга ирешеп булмас иде. Конкуренция булганга күрә тырышасың бит инде. Монда конкуренция-пешергән ризыкның сыйфаты, югары сервис.
- Сезнең сәүдә комплексыгыз нинди даирә кешеләренә исәпләнгән?
- Бөтен кеше өчен. Һәркемгә аерым якын киләбез. Кеше килеп, үзенең мөмкинлекләрен, ничек түли алуын әйтә. Без аларның бөтен теләкләрен үтәргә тырышабыз. Туйлар бәясе 1 кешегә 1000-1200 сумга төшә. Теләгән кешегә үз ашамлыкларын алып килергә дә рөхсәт итәбез. Алып килмәсәләр дә була. Кеше нинди өстәлгә гариза бирсә, без аның гаризасын үтәргә тырышабыз. Әгәр авыл кешеләре туйларын бездә үткәрергә ниятләсәләр, аларныкын да үткәреп бирәбез. Автобус белән алып киләбез, тик транспорт чыгымнарын аларның үзләренә түләргә туры киләчәк. Кеше яллап килсәләр дә шул бәягә төшә бит.
- Сездә нинди фирма ашлары пешерелә? Шул хакта җентекләбрәк сөйләсәгез иде.
- Безнең сәүдә комплексының аскы катында пекарня да урнашкан. Бу бик уңайлы. Кайнар ризык пешкәнен кеше күреп тора. Без аны пешеп җитүгә кибеткә күчерәбез. Шуңа күрә гел яңа пешкән ризыклар сатып алырга мөмкин.
- Бу комплекс башка сәүдә йортларыннан нәрсәсе белән аерылып тора?
- Мин, "Оазис" башка сәүдә комплексларыннан уңайлы һәм матур урында урнашуы белән аерылып тора, дип уйлыйм. Авылдан килгән кешеләргә дә уңай, алар бирегә кереп, тамак ялгап чыга алалар. Бизнес-ланч бар анда. Бәясе кулай-200 сум тора. Шул акчага 1нче, 2нче ашлар белән тукланырга мөмкин.
- Сездә махсус акцияләр һәм ташламалар бармы?
- Ташламалар бар. Бездә туй үткәрсәләр, дисконт карта бирәбез. Үзебезнең кибеттән 3 процентлы ташлама белән кирәк әйберләреңне сатып алырга була. Дисконт карталар кибеттә дә бирелә.
- Кибет һәм ипи пешерү цехы турында да сөйләп китегез әле. Сез пешергән ипигә һәм камыр ризыкларына халыкта сорау зурмы?
- Июньдә заказ буенча 30 тонна ипи, 8 тонна пирог пешердек. Туйларга чәкчәк, бармак, гөбәдия, кечкенә пироглар пешертәләр. Киләчәктә ассортиментны арттырырга исәп.
- Күп кенә сәүдә йортлары өчен анда эшләүче персонал мәсьәләсе мөһим әһәмияткә ия. Коллективыгыз турында да бераз сөйләп китсәгез, яхшы булыр иде.
- Хезмәткәрләребез барысы да тәҗрибәле, зур эш стажына ия кешеләр. Менә, мәсәлән, кафеда поварыбыз Татьяна Афанасьеваны районда бөтен кеше белә торгандыр. Светлана Козлованың да повар стажы зур. Салат ясаучылар да үз һөнәрләре буенча эшлиләр, махсус белемлеләр. Тәҗрибәле официантлар яшьләрне өйрәтәләр. Камыр ашлары пешерә торган цех, ролла, пицца цехлары эшләп тора. Санитария-гигиена таләпләре, технологияләр катгый үтәлә.
- Тиздән-ураза. Шул уңайдан нәрсә әйтер идегез? Ураза тотучыларга нәрсәләр тәкъдим итәсез? Ифтар, ягъни авыз ачтыру мәҗлесләре үткәрү күздә тотыламы?
- Иң баштан бөтен ураза тотучыларга Аллаһы Тәгаләнең сабырлык бирүен телим. Ураза тотучыларга бөтен төр ризыкларны тәкъдим итәбез. Заказ гына бирсеннәр. Бездә барысы да хәләл. Токмачлы аш, ит белән бәрәңге-барысы да бар. Аннары авыз ачучыларга да өйләрендә пешереп тормасыннар өчен пирогларга, гөбәдияләргә гаризаларны кичкә кадәр кабул итәбез. Ике сменада эшләячәкбез. Бернинди каршылык та булмаячак-бөтен теләкләр канәгатьләндереләчәк.
- Бәяләре нинди булачак? Гади халык өчен артык кыйммәт түгелме?
-Юк, гел шул базар бәяләре инде.
- Мөселманнар өчен нинди ризыклар әзерлисез?
-Бөтен татар халык ашлары әзерләнә. Безгә эш урыннары биргән өчен Фоат Вәли улына һәм Гөлнур Таһир кызына рәхмәт. Кафеда гына да ике сменада- 40 кеше, пекарняда Венера Абдуллина җитәкчелегендә 18 кеше эшли. Биредә таба ризыклары, ипидән кала тагын куас, макарон әйберләре дә ясала. Ипи, ипи-күмәч әйберләре, пироглар (барлыгы 22 төрле ризык) иртәнге 8дә кайнар көенчә районыбыз авыллары, шул исәптән шәхси эшмәкәрләр кибетләренә таратыла. Ә инде кибеттә 11 кеше хезмәт куя. Алар үз продукциябезне саталар. Шулай ук пилмән, мантылар һ.б. ризыклар үзебезнең "Шанхай" кафесына да озатыла. Шулай ук павильонда туңдырма, үзебез җитештергән куас сатыла. Кыскасы, үз продукциябез белән бөтен районны тәэмин итеп торабыз.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Разия ханым. Җитәкчегез Гөлнур Таһир кызына һәм бөтен коллективыгызга эшегездә тагын да зуррак уңышлар, исәнлек-саулык һәм бәхет-шатлыклар телим. Кунакларыгызга нинди теләкләрегез бар?
- Буш сүзле булып каласым килми. Бер нәрсә генә әйтәм-безнең "Оазис"ка килегез, барысын да үзегез күрерсез һәм бәяләрсез. Күңелегезгә хуш килер, дип өметләнеп калабыз.

Әңгәмәдәш - Әлфия ХӨСӘЕНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев