Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

Педагоглар белән очрашу

ТР Дәүләт Советы секретаре, Алексеевск якташлык җәмгыяте рәисе Валентина Липужина инициативасы белән 8 февральдә районыбызда республика прокуроры Кәфил Әмиров һәм философия фәннәре кандидаты, ТИСБИ проректоры Луиза Седова булып китте. Казан кунаклары төрле сәяхәтләрдән соң район үзәгенең барлык дүрт мәктәбенең педагоглары белән очраштылар. 2нче Алексеевск урта мәктәбенең актлар залында узган очрашуны...

ТР Дәүләт Советы секретаре, Алексеевск якташлык җәмгыяте рәисе Валентина Липужина инициативасы белән 8 февральдә районыбызда республика прокуроры Кәфил Әмиров һәм философия фәннәре кандидаты, ТИСБИ проректоры Луиза Седова булып китте. Казан кунаклары төрле сәяхәтләрдән соң район үзәгенең барлык дүрт мәктәбенең педагоглары белән очраштылар.

2нче Алексеевск урта мәктәбенең актлар залында узган очрашуны Алексеевск районы башлыгы Владимир Козонков алып барды. Педагогларга мөрәҗәгать итеп ул укытучылар корпусын җитди интеллектуаль көч, барлык яктан да грамоталы кешеләр, дип санавын билгеләп үтте. Аларның фикеренә колак салалар һәм аларны хөрмәт итәләр, дип ассызыклады. Райондагы хәлләр турында сөйләгәндә ул аерым басымны район үзәгендәге кебек, авылда да халыкның барлык яшь төркемнәренең социаль тотрыклылыгын тәэмин итүче программаларга: торак проектларына, мәктәпләр, мәдәният учреждениеләрен ремонтлау программаларына, кешеләребезнең "ана капиталын" актив төстә тормышка ашыру мөмкинлегенә ясады. Без бүген илебез белән җитәкчелек итүгә Владимир Путин командасы килгәнче мондый тотрыклылык, билгеле бер муллыкта тыныч яшәү турында хыялланырга гына мөмкин булуын онытып барабыз. Әгәр дә без билгеләнгән үсеш векторы саклансын һәм көчәйсен, дисәк, алда торган Президент сайлауларында безгә тавышыбызны әлеге курсны яклаучы һәм алга таба нинди юнәлештә барырга икәнен белүче кандидат өчен тавыш бирергә кирәк булачак.
Аңардан соң чыгыш ясаган ТР прокуроры К. Әмиров, үзенең утыз елдан артык педагогик стажы булуын искәртеп, хәзерге заман мәктәбенең проблемалары һәм мәшәкатьләре аңа яхшы таныш булуын ачык мисалларда күрсәтте. Район башлыгының, педагогларга мәктәп ихтыяҗларына ата-аналардан акча җыю рөхсәт ителәме? дигән соравына ул, акчаны экскурсиягә җыю-бер хәл, ә җыелган акчага директор кабинеты өчен җиһаз алу-икенче нәрсә, дип аңлатты. Тик хәтта рөхсәт ителгән очракларда да әлеге чаралар үтә күренмәле үткәрелергә тиеш, диде.
Очрашуны тәмамлар алдыннан залдагылар алдында республика Дәүләт Советы секретаре Валентина Липужина чыгыш ясады. Ул алексеевскилыларга республика буенча иң яхшылардан берсе булган декабрь сайлаулары нәтиҗәләре өчен рәхмәт әйтте һәм 4 мартта укытучылар дөрес тавыш бирерләр, дигән ышаныч белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев