Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

Яңа елга–бурычларсыз

Предприятиеләр һәм оешмаларның декабрьгә нинди күрсәткечләр белән килүләре турында җомга көнне, 2 декабрьдә булып узган киңәшмәдә икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна СЕРГЕЕВА үзенең чираттагы хисап докладында сөйләде. Доклад башында, бу елның 11 аенда эшчәнлекнең барлык төрләре оешмаларының әйләнеше 2010 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 10 процентка артты...

Предприятиеләр һәм оешмаларның декабрьгә нинди күрсәткечләр белән килүләре турында җомга көнне, 2 декабрьдә булып узган киңәшмәдә икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна СЕРГЕЕВА үзенең чираттагы хисап докладында сөйләде.

Доклад башында, бу елның 11 аенда эшчәнлекнең барлык төрләре оешмаларының әйләнеше 2010 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 10 процентка артты һәм кышның беренче аена 3,1 млрд. сум тәшкил итте, дип билгеләп үтелде.
Т. Сергеева сүзләренә караганда, җитештерү күләмнәренең иң югары үсешенә ирешкән предприятиеләр арасында "Алексеевскдорстрой" ААҖ (143%), "РСУ Гарант" ЧҖҖ (130%), "Агрохимсервис" ЧҖҖ (122%), "Эдем" ЧҖҖ (119%) һәм район электр элемтәсе үзәге (119%), "Керамика-Маркет" ЧҖҖ (112%) да бар. Бу яктан "Элита" ЧҖҖ алдынгы позициядә тора. Ә кайбер предприятиеләр-«Алексеевскдорстрой» ААҖ, «Алексеевск керамика»сы ААҖ, «Керамика-Маркет» ЧҖҖ, «Агрохимсервис» ЧҖҖ, «РАФ» ЧҖҖ, «Алексеевск нәфис әйберләр туку фабрикасы» ЧҖҖ һәм Алексеевск район электр элемтәсе үзәге-хезмәт хакын 10%ка арттырды, ә бу үз чиратында күрсәтелгән чорда район буенча уртача айлык хезмәт хакын 14%ка арттыруга булышкан, ул 12667 сум тәшкил итә. Шуның белән хезмәт хакы фонды декабрь башына 1012 млн. сум исәпләнә.
Районда уңышлылар белән беррәттән җитештерү күләмен узган 2010 ел дәрәҗәсенә җиткерә алмаган предприятиеләр: «Алексеевск инженерлык челтәрләре» ЧҖҖ, «РАФ» ЧҖҖ, «Алексеевск МСО-ТАПС» ЯАҖ да бар.
Предприятие һәм оешмаларга район бюджетына акча күчерүне ашыктырырга кирәк, 11 ай йомгаклары буенча ул 161 млн. сум тәшкил итте (еллык планга карата 94%). Чыгыш ясау барышында басым ясап әйтелгәнчә, бюджетның керем өлешен булдыруга «Алексеевскдорстрой» ААҖ (23 млн. сум), «Ясная поляна» ЧҖҖ (13,4 млн. сум), «КШ-Агро» ЧҖҖ (9,2 млн. сум) һәм башка предприятиеләр гаять зур өлеш керткәннәр.
Район бюджетының керем өлешенә килүче салымнарны вакытында күчерү һәм булган бурычларны түләү бюджет өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләргә хезмәт хакын тоткарлыксыз түләүне, коммуналь хезмәтләргә түләү буенча бурычларны булдырмауны гарантияли. Менә ни өчен әлеге мәсьәләне ел тәмамланганчы хәл итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев