Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

Үз эшеңне ничек үстерергә?

21 майда Бөтенроссия эшмәкәрләр көнен билгеләп үтү кысаларында, шулай ук Татарстанда эшлекле климатны яхшырту максатында "Татарстан Республикасында язгы эшмәкәрлек атналыгы" форумы старт алды, аны республика башкаласында ТР Сәүдә-промышленность палатасы үткәрә. Кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен әзерләнгән чараларда тагын теләге булган бөтен кеше бушлай катнаша ала. Форум программасында хосусый милекне...

21 майда Бөтенроссия эшмәкәрләр көнен билгеләп үтү кысаларында, шулай ук Татарстанда эшлекле климатны яхшырту максатында "Татарстан Республикасында язгы эшмәкәрлек атналыгы" форумы старт алды, аны республика башкаласында ТР Сәүдә-промышленность палатасы үткәрә.

Кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен әзерләнгән чараларда тагын теләге булган бөтен кеше бушлай катнаша ала. Форум программасында хосусый милекне булдыру һәм үстерүнең актуаль темалары буенча семинарлар, "түгәрәк өстәл"ләр, мастер-класслар планлаштырылган. Консультацияләрне ТР министрлыклары һәм ведомстволары белгечләре бирә. Очрашулар Казанда түбәндәге адрес буенча уза: ТР Сәүдә-промышленность палатасы, Пушкин урамы, 18нче йорт.
Форум эше "Яшьләр эшмәкәрлеге проблемалары" темасына "түгәрәк өстәл" янында әңгәмәдән башланды. Бизнесменнарга үз эшеңне ничек башлау, милек формасын, кадрларны ничек сайлап алу, предприятиене ничек теркәү һәм кайдан акча табу турында сөйләнде. "Производствоны модернизацияләү" темасы икенче көнне тикшерелде, ул Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү кысаларында товарлар һәм хезмәтләр базарына үтеп керү буенча сөйләшүләрнең төп нәтиҗәләрен анализлау белән дәвам итте. Бүгенге көн семинары реклама компаниясен, маркетинг тикшеренүләрен эшләү һәм үткәрүгә, компаниянең уңай имиджын булдыруга, базарда продукцияләр сату һәм хезмәтләр күрсәтүгә багышланды.
24 майда 2012 елга шәхси бизнесны дәүләт яклавының яңа программаларын һәм формаларын тәкъдир итү булачак, форум 25 майда "Тышкы икътисадый эшчәнлек" темасын һәм аның белән бәйләнгән эшмәкәрләрнең хокукларын һәм милкен судта яклауга кагылышлы сораулар турында фикер алышу белән тәмамланачак.
Форумның барышы турында җентекле мәгълүматны orq@tpprt һәм orq tpprt@bk.ru сайтларыннан алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев