Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

Әзерлек әйбәт

Юл төзүче "аксакаллар" моннан егерме еллар элек мондый чарада алты "КамАЗ", бер грейдер, бер бульдозер катнаша иде, дип искә төшерәләр. Ә хәзер "Алексеевскдорстрой" ААҖда сезон башланыр алдыннан ел саен техниканы карау гаять зур тамашага әйләнә дә куя. Уенмыни-төрледән-төрле ярты миллионга кадәр берәмлек. Күз алдында күп санда Voivo, Hitathi, Case, Voqele,...

Юл төзүче "аксакаллар" моннан егерме еллар элек мондый чарада алты "КамАЗ", бер грейдер, бер бульдозер катнаша иде, дип искә төшерәләр. Ә хәзер "Алексеевскдорстрой" ААҖда сезон башланыр алдыннан ел саен техниканы карау гаять зур тамашага әйләнә дә куя.

Уенмыни-төрледән-төрле ярты миллионга кадәр берәмлек. Күз алдында күп санда Voivo, Hitathi, Case, Voqele, Wirtqen һәм башка чит ил машиналары тезелеп киткән. Үзеңне дөнья машина төзелеше казанышлары күргәзмәсендә кебек хис итәсең. Республикада бик сирәк автопарк кына шундый күп техника белән мактана ала.
Юл төзүчеләр сезонга әзерләнү белән ныклап торып, кыш буе әзерләнделәр. Бу вакыт эчендә двигательләрне капиталь ремонтлаудан алып аларны җиңелчә буяуга кадәр бик күп эшләр башкарылды. Һәм менә төп эшләр башланыр алдыннан төгәлләү стадиясе-техник контроль белгечләре тарафыннан гаять зур автопаркның әзерлеген тикшерү вакыты җитте.
Фәнис Бакиров, дәүләт техника күзәтчелеге инспекторы: "Алексеевскдорстрой"-районда техник карауга бөтен таләпне үтәп, барлык кагыйдәләр буенча әзерләнүче бердәнбер оешма. Биредә зур шелтәләр юк. Турыдан-туры тикшерү барышында төзәтелә торган зур булмаган вак-төяк проблемалар гына табыла. Молодецлар!"
Андрей Абасев, Алексеевскдорстрой"ААҖның баш механигы: "Бүгенге көндә безнең автопаркның әзерлеге 100 процент тәшкил итә. Әзерлек эшләре байтак булды, ләкин билгеләнгән срокта башкарып чыктык".
Илфат Җаббаров, ЮХИДИ начальнигы: "Хөрмәтле юл төзүчеләр, форсаттан файдаланып, кышкы чорда бик әйбәт эшләгәнегез-юлларны яхшы карап тотканыгыз өчен сезгә рәхмәт әйтәм. Районда ахыры үлем белән тәмамланган бер генә юл-транспорт фаҗигасенең дә булмавында сезнең хезмәтегез зур, дип саныйм. Дәүләт техник каравына бик яхшы әзерләнүегез өчен дә рәхмәт. Сезгә сәламәтлек һәм имин юллар телим!"
Фоат Вәлиев, Алексеевскдорстрой"ААҖның генераль директоры: "Яз- үз торакларыбызда тәртип урнаштыру өчен иң кулай вакыт. Без, юл төзүчеләр дә, андый традициядән читтә калмыйбыз. Өстәвенә нәкъ менә хәзер иң төп эш сезоны башлана. Әзерлеккә шактый акча тотылды, ләкин без барыбыз да башкача мөмкин түгеллекне аңлыйбыз. Быел безгә бик күп эшләргә туры киләчәк, юл эшләре чылбырында төп буын булган техника сынатырга тиеш түгел. Барыгызга да башкарылган эш өчен рәхмәт әйтәм. Молодецлар! Ә хәзер бүләкләүләргә күчәбез!"
Киеренке көн Алексеевск юл төзүчеләренең тагын бер бик тә күңелле традициясе-ел саен сезонга әзерләнгәндә аерылып торучыларга акчалата премияләр тапшыру белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев