Кайбер кешеләр өчен һөнәр — гади эш кенә түгел, ә тормышның чын мәгънәсенә әверелә.
Нәкъ менә шундый кешеләрнең берсе — Наталия Владимировна Кувшинова. Аның язмышы күп дистә еллар дәвамында балалар тәрбияләү һәм алар турында кайгырту белән бәйле булды.
27 майда Наталия Владимировна үзенең юбилейлы туган көнен билгеләп үтте.
Ул 1956 елда Свердловск шәһәрендә туган. Балачактан ук аның холкында киләчәктә тормыш юлын билгеләгән сыйфатлар чагыла: кешеләргә карата игътибарлылык, киң күңеллелек һәм тирә-юньдәгеләргә ярдәм итәргә ихлас теләк.
Наталия Владимировна үзенең чын һөнәрен педагогикада таба. Училищены тәмамлаганнан соң мәгариф системасында эшли башлый, ә 1976 елда Татарстан Республикасына күчеп килеп, Алексеевскидагы 1нче «Ромашка» балалар бакчасына эшкә урнаша. Нәкъ менә шунда аның балаларга һәм һөнәренә хезмәт итүгә багышланган зур тарихы башлана.
Башта ул тәрбияче булып хезмәт куя, һәм инде шул вакытта ук хезмәттәшләре дә, ата-аналар да аның балаларга карата аеруча җылы мөнәсәбәтен билгеләп үтәләр. Нәниләр яшь тәрбиячегә тартыла, балалар бакчасына теләп йөри, чөнки аның янында һәрвакыт кызыклы да, тыныч та, җылы да була.
Наталия Владимировна турында җылы истәлекләре белән район мәгариф бүлегенең элеккеге баш белгече Валентина Павловна Смелова уртаклашты. Аларга күп еллар бергә эшләргә туры килгән.
– Без Наталия Владимировна белән әле ерак 70 елларда таныштык. Ул вакытта ул «Ромашка»да тәрбияче булып эшли иде, ә минем олы улым аның төркеменә йөрде. Инде шул вакытта ук аның балаларны никадәр яратуы күренә иде. Балалар аны ихлас яраттылар һәм аңа тартылдылар, – дип искә ала Валентина Павловна.
Соңрак балалар бакчасында мөдир вазифасы бушагач, коллектив бертавыштан Наталия Владимировнаның кандидатурасын хуплый. Мәгариф бүлеге җитәкчелеге дә бу карарны раслый.
Аның белемле һәм игътибарлы җитәкчелеге астында балалар бакчасы күп тапкырлар югары нәтиҗәләргә ирешә, төрле конкурсларда призлы урыннар яулый һәм эшнең яңа формаларын кертә. Коллектив тәҗрибәсе районда гына түгел, республика дәрәҗәсендә дә тарала.
Хезмәттәшләре Наталия Владимировнаны җаваплылыгы, компетентлыгы, гаделлеге һәм кешеләргә карата игелекле мөнәсәбәте өчен һәрвакыт хөрмәт иттеләр. Ул һәр хезмәткәргә ярдәм итә, коллективны берләштерә һәм учреждениедә ышаныч һәм үзара аңлашу атмосферасы булдыра белде.
– Безнең уртак хезмәт елларын зур рәхмәт белән искә алам. Наталия Владимировна районның мәктәпкәчә белем бирү системасы үсешенә зур өлеш кертте. Аның һөнәри осталыгы, җитәкче буларак таланты һәм үз эшенә тугрылыгы иң ихлас хөрмәткә лаек, – дип билгеләп үтә Валентина Павловна Смелова.
Гөлфия Гайнулловна Гатина:
«1995 елда мин Чистай педагогика училищесын тәмамлап, туган районыма кайттым. Яшь белгеч буларак, буш вакансияләр турында белергә дип район мәгариф бүлегенә килдем. Миңа тәрбияче кирәк булган 1нче «Ромашка» балалар бакчасына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим иттеләр.
Балалар бакчасы ишеген беренче тапкыр ачып, мөдир Наталия Владимировна Кувшинова белән танышкан көнем әле дә хәтеремдә. Беренче сөйләшү вакытында ук мин каршыда акыллы җитәкче, чын һөнәр иясе һәм зур игелекле йөрәкле кеше торуын аңладым.
Нәкъ менә аның сизгер җитәкчелеге астында мин тәрбияче һөнәрендәге тәүге адымнарымны ясадым. Наталия Владимировна хезмәткәрләргә һәрвакыт җылылык, игътибар һәм аңлау белән карады. Безнең күбебез өчен ул җитәкче генә түгел, ә ярдәм итүче, киңәшләре белән булышучы һәм үз эшенә мөнәсәбәте белән рухландыручы остаз да булды.
Ул лаеклы ялга киткәннән соң да без Наталия Владимировнаны зур рәхмәт һәм җылылык белән генә искә алабыз.
Хөрмәтле Наталия Владимировна!
Мәктәпкәчә учреждение коллективы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйм!
Сезнең хезмәт елларыгыз безнең хәтердә акыллылык, һөнәри осталык, күңел юмартлыгы һәм балаларга булган ихлас мәхәббәт үрнәге булып кереп калды. Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә балалар бакчасында һәрвакыт җылылык, уңайлылык һәм игелеклелек мохите хөкем сөрде, ә тәрбияләнүчеләр белем һәм кайгырту гына түгел, ә күңелегезнең зур бер өлешен дә алдылар.
Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык, бәхет һәм озын гомер телибез. Янәшәгездә һәрвакыт туганнарыгыз һәм якыннарыгыз булсын, һәр яңа көн бары тик яхшы вакыйгалар һәм шатлыклы мизгелләр генә алып килсен. Юбилеегыз белән!»
Озак еллар намуслы хезмәте өчен Наталия Владимировна күп тапкырлар бүләкләргә лаек булды һәм хезмәттәшләре, ата-аналар һәм тәрбияләнүчеләр ара-сында зур абруй казанды.
Ләкин һөнәри уңышлары артында һәрвакыт нык һәм тату гаилә торды. Тормыш иптәше Сергей Иванович белән алар әле яшь чакларында ук танышалар һәм шул вакыттан бирле аерылышмыйлар. Бергәләп хезмәт елларын, мәшәкатьләрне, шатлыкларны һәм тормыш сынауларын үтәләр, бер-берсенә карата хөрмәтне, ярдәмчеллекне һәм җылы мөнәсәбәтне саклап калалар.
2025 елның 3 ноябрендә алар алтын туйларын – уртак тормышларының 50 еллыгын билгеләп үттеләр.
Бүген Наталия Владимировна белән Сергей Иванович аеруча зур мәхәббәт һәм горурлык белән балалары – Николай белән Оксананың уңышларына, шулай ук дүрт онык кызларына сөенеп яшиләр. Оныклары алар өчен чын бәхет һәм зур тату гаиләнең дәвамы булып тора.
Юбилей көнендә балаларыннан һәм оныкларыннан яңгыраган котлаулар аеруча дулкынландыргыч булды.
– Кадерле әниебез һәм әбиебез! Зур йөрәгең, кайгыртуың, игелегең һәм сабыр-лыгың өчен рәхмәт сиңа. Без синең белән горурланабыз, сине яратабыз һәм сиңа нык сәламәтлек, бәхет һәм безнең янәшәдә озын гомер телибез, – диелә аларның котлавында.
Бүген дә Наталия Владимировна тирәсенә җылылык, хөрмәт һәм рәхмәт җыючы кеше булып кала. Һәм бу, мөгаен, аның балаларга багышланган тормышы һәм хезмәте өчен иң зур бүләктер.
Нет комментариев