«Россия чаң кагучылары» Алексеевскида очрашты
Кешеләр һәм язмышлар

«Россия чаң кагучылары» Алексеевскида очрашты

Алексеевскида кыңгырау чыңының XXIV фестивале узды.

Алексеевскида ял көннәре искиткеч күңелле һәм гөрләп узды! Бу көннәрдә бистә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Беларусиядән килгән кунакларны традицион «Алексеевск чыңнары» XXIV кыңгырау чыңы фестивалендә каршы алды. Бәйрәмнең мохите үзенә тартып тора иде. Чиркәү мәйданына дистәләгән чаң кагучы һәм йөзләгән кунак җыелды, аларның күбесе монда беренче генә тапкыр килми.

Без Россиянең һәм Беларусиянең төрле почмакларыннан килгән чаң кагучылар белән аралашырга һәм кыңгырау чыңының ничек тууын күрергә булдык. Бәйрәм рухын тулысынча тою өчен Воскресенск чиркәвенең чаң манарасына күтәрелдек.

Удмуртия республикасыннан  Вознесение чиркәвенең чаң кагучылары Елена һәм Алексей Бердниковлар фестивальгә инде сигезенче ел рәттән килә һәм үзләренең осталыклары белән кешеләрне сокландыра. Быел алар «Свято-Михайловский» чыңын башкарды. Аларның ритмны нечкә тоемлавын һәм икәүләп шулкадәр киле-шеп чаң кагуын күзәтү бик рәхәт иде.

– Яшь чакта мин музыка белән шөгыльләндем, – дип сөйләде Алексей Павлович. – Чаң кагучылар курсларына җыю турында ишеткәч, шунда ук хатыныма да бергә барыйк дип тәкъдим иттем. Шулай итеп 2016 елдан бирле без чаң манарасында хезмәт итәбез. Күпләр чаң кагучыга махсус музыкаль белем кирәк дип уйлый, әмма алай түгел. Иң мөһиме – кыңгырау чыңын бөтен йөрәгең белән тою.

Бердниковлар чаң кагучы булганчы чиркәүгә зур бәйрәмнәрдә – Олы көн һәм Ра-штуа вакытында гына йөргәннәр. Әмма яңа хезмәт аларның тормыш рәвешен ту-лысынча үзгәрткән: хәзер алар һәр ял саен чиркәүгә килә.

– Чаң кагучылар өчен иң мөһиме – динле булу һәм даими рәвештә чиркәүгә йөрү. Чөнки һәр гыйбадәт кыңгырау чыңыннан башлана, – дип билгеләп үтте Елена Ми-хайловна. – Без чиркәүдә һәрвакыт чаң тавышының чиркәү кануннарын төгәл үтибез. Ачык билгеләнгән кагыйдәләр бар: бәйрәм көнне чаң кагу, су изгелән-дергәндә яңгырый торган махсус чың, тантаналы никах чыңы. Бу фестивальнең үзенчәлеге шунда: монда чаңчылар традицияләргә нигезләнеп импровизация ясый һәм үзләренең кабатланмас көйләрен тудыра ала.

Саратовтагы Изге Троица кафедраль чиркәве чаң кагучысы Дарья Муравьева фестивальгә икенче тапкыр килә. Аның бу сәнгатькә юлы 2009 елның февралендә, кызга нибары 11 яшь булганда башлана. Нәкъ шул вакытта ул туган шәһәрендәге чиркәү бусагасын тәүге тапкыр атлап керә һәм кыңгыраулар белән таныша.

– Минем беренче кыңгырау чыңым Пасхада яңгырады. Баштарак авырлыклар булды, әмма вакыт узу белән мин аларны җиңдем, – диде Дарья. – Монда иң мөһиме – ритм тою һәм ихлас православау ышануы: чиркәүгә даими йөрергә, чистарыну кылырга кирәк. Мондый бәйрәмнәр башка осталар белән аралашудан зур шатлык бирә. Биредә бик җылы, өйдәге кебек рәхәт. Монда кабат һәм кабат киләчәкмен. Минем чың тавышы «Славинский» дип атала, чөнки без Аллаһны данлыйбыз. Бу сәфәр минем өчен тагын шуның белән дә кадерле: монда мин үземнең остазым – кечкенәдән үк белгән Пахомий владыка белән очраштым.

Безнең әңгәмәгә Дарья белән бергә килгән Саратовтагы Казан Изге Ана иконасы чиркәвенең өлкән чаң кагучысы Сергей Панарин да кушылды.

– Мин үземне зур гаиләдәге кебек хис итәм, – дип уртаклашты ул. – Хисләр ташып тора, бу тәэсирләр гомер буе истә калачак. Сигез елга якын кыңгырау кагучы булсам да, монда һәрвакыт башка осталардан үз осталыгымны арттыру өчен кыйммәтле тәҗрибә табам.

Саратовтагы Покров чиркәвенең мактаулы чаң кагучысы Михаил Соловьев фестивальгә «Бәйрәм чыңы» белән килгән. Аның 15 еллык тәҗрибәсе бар. Ул шул ук вакытта профессиональ музыкант – опера җырчысы, оперетта театры солисты һәм вокал укытучысы. Михаил «Алексеевск чыңнары»на 2016 елдан бирле йөри.

– Бервакыт Саратовта мин  Богородица чиркәве чаң манарасыннан яңгыраган искиткеч көйне ишеттем. Мин анда беренче тапкыр Пасхада килдем, һәм мәхәллә халкына кыңгырау кагып карарга рөхсәт ителгән иде. Бу миңа шулкадәр ошады ки, мин чиркәүдә калырга булдым. Башта алтарьда хезмәт иттем, аннары чаң кагучы-ларның берсе миңа үз тәҗрибәсен тапшырды һәм кыңгырау кагарга өйрәтте, – дип сөйләде Михаил. – Минем максат – кыңгырауның рухи бөеклеген музыкаль грамоталылык белән берләштерү. Кыңгырау чыңын симфония кебек төзисем килә: кереш өлеше, төп өлеше һәм матур тәмамлануы булырга тиеш. Мин бай, өч өлештән торган композицияләр яклы.

Снежана Романовна «Алексеевск чыңнары»на беренче тапкыр килгән. Аның сүзләренә караганда, фестиваль программасы аңа бик ошый, әмма чыгышы алдын-нан ул бераз дулкынланган. Барысы да яхшы үтсен дигән теләктә.

– Бу искиткеч фестиваль турында мин чаң кагучы һөнәренә укыганда ук белдем. Минем белән тагын биш оста килде, алар монда инде берничә тапкыр булган. Ми-нем өчен бу бик яхшы старт, әгәр тагын чакырсалар, киләсе елда зур шатлык белән кабат килер идем.

Осталар белән сөйләшкәннән соң без чаң манарасыннан төштек һәм чиркәү территориясе буйлап йөрергә булдык.  Һәр җирдә сокланган кунаклар иде: алар Чиркәү мәйданын тутырды, бәйрәм концертын карады, ярминкәдә һөнәрчеләр эшлән-мәләрен күзәтте һәм үз тәэсирләре белән уртаклашты. Кайберләре белән без дә аралаштык.

– Без бу искиткеч бәйрәмгә ел саен киләбез, быел инде алтынчы тапкыр, – дип елмаеп сөйли Казаннан килгән Ольга Фомичева. – Воскресенск чиркәвенә керми калмыйбыз, монда кешеләр бик ягымлы. Еллар дәвамында безнең яраткан башкаручыбыз да барлыкка килде. Анна Сизованың чыгышына бик шат булдык, ул искиткеч талантлы артист. Ярминкә һәм мастер-класслар да бик ошый. Бәйрәмнең үсүен күрү күңелле. Элек парковка белән кыенлыклар бар иде, хәзер күпкә уңай-лырак. Кыңгырау чыңы кешеләргә чын, саф шатлык бүләк итә. Барысын да карап өлгерәсе, истәлеккә фотолар төшерәсе килә. Оештыручыларга, артистларга һәм чаңчыларга зур рәхмәт! Бу бәйрәм беркайчан да тәмамланмасын иде дип телибез.

– Без монда инде дүртенче тапкыр киләбез. Быел мәйданчыкларның яңача, уңайлырак урнашканын күрдек. Монда кыңгырау чыңының сихри атмосферасы хөкем сөрә, бигрәк тә чаң манарасына күтәрелгәч. Без биеклектә булып, ике көй тыңладык. Бу чыңнан – тәннәр чымырдый, күзләргә яшь килә! – дип уртаклашты Әлмәттән килгән Светлана Белова һәм Мария Игнатьева. – «Алексеевск чыңнары»ннан кайткач ук киләсе елны көтә башлыйбыз. Мондагы атмосфера һәм бәйрәмне оештыру бик ошый. Биредә танышларыбыз белән очрашабыз, аралашабыз. Әйтергә була, без бу бәйрәм белән ел буе яшибез.

– Мин бу фестиваль турында күп ишеткән идем һәм 2019 елда беренче тапкыр килдем. Шуннан бирле Алексеевскига килү минем ел саен кабатлана торган традициягә әйләнде. Бүген онытылмас хисләр алдым. Бәйрәмнән соң күңелдә тынычлык һәм шатлык кала. Кыңгырау чыңы тәннәрне чымырдата, – дип сөйли Чистайдан килгән Екатерина Сапарина. – Монда һәрвакыт барысы да яхшы оештырылган, кешеләр дә бик ярдәмчел. Алар һәрвакыт ярдәм итә, юл күрсәтә. Моннан китәсе дә килми.

– Мин монда беренче тапкыр килдем һәм үзем өчен бик күп яңалык күрдем, – дип өстәде Екатерина белән килгән Данил Колпаков. – Без чаң манарасына күтәрелдек, аннан Алексеевскиның искиткеч күренеше ачыла. Монда һәр җирдә бик матур, ми-немчә, бәйрәм чынлап та уңышлы узды!

Кыңгырау чыңы фестивале тәмамланды. Ул кешеләр күңелендә матур хатирәләр, ә йөрәкләрдә тынычлык һәм шатлык калдырды. Киләсе елда Алексеевскида үзенчәлекле вакыйга – «Алексеевск чыңнары»ның юбилей, XXV фестивале узачак.

 

 

Полина Карташова


Нет комментариев