Лариса Вершинина: укытучы булу — аның гомерлек эше
Кешеләр һәм язмышлар

Лариса Вершинина: укытучы булу — аның гомерлек эше

Мондый бер риваять бар: «Меңнәрчә еллар элек Аллаһы Тәгалә кешеләрнең кимчелекләре артуын күргән һәм аларга ярдәм итәргә карар кылган.

Ул югары рухларны җыйган да: «Кешеләр үз юлларын югалтты. Нишләргә?» — дип сораган.

Бер рух кешеләргә пәйгамбәрлек төш-ләре җибәрергә тәкъдим иткән, икенчесе — күктән ризык иңдерергә, өченчесе — Аллаһ суы бирергә киңәш иткән. Ә дүртенче югары рух болай дигән: «Һәр кешенең күңеленә белемгә омтылыш сал һәм аларга укытучы бир».

Беренче май көнне 1нче Алексеевск мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Вершинина Лариса Юрьевна үзенең 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте — һөнәрен чын мәгънәсендә үз язмышы һәм гомерлек эше иткән кеше.

Аның хезмәттәше Ирина Владимировна Кислова искә алганча, 1977 елда Лариса Юрьевна Казан дәүләт педагогика институтының филология факультетына укырга керә. Югары уку йортын тәмамлагач, туган районына кайта һәм педагогик эшчән-леген  СПТУда башлый, анда рус теле һәм әдәбиятын укыта. Соңрак озак еллар паспорт өстәле җитәкчесе булып эшли, әмма язмыш аны янәдән мәктәпкә — аны укучылар һәм яраткан эше көткән урынга — кайтара.

Без еш кына «укытучы», «остаз», «педагог» сүзләрен әйтәбез, ләкин аларның ни-кадәр тирән мәгънәгә ия булуы турында һәрвакыт уйланып җиткермибез. Нәкъ менә укытучы кешенең шәхесен формалаштыра, аңа үз юлын табарга ярдәм итә. Лариса Юрьевна һәр балага күпме көч, түземлек һәм күңел җылысы бирә, аларның лаеклы, фикерли белүче, игелекле кешеләр булып үсүе өчен тырыша.

Бүгенге сүз остасы укытучы — ул тел һәм әдәбиятны белүче генә түгел. Ул — иҗат, тирән белем, бай эчке дөнья һәм сүнмәс энергия берләшкән шәхес. Лариса Юрьевна балаларны дөрес язарга һәм укуны яратырга гына өйрәтми, ә аларның күңелендә «изге хисләр» уятырга, сүз матурлыгын күрергә һәм аңларга өйрәтергә омтыла.

Ул һәрвакыт ачык йөзле, игътибарлы һәм яхшы күңелле. Аның йомшак тавышы, җылы карашы һәм кешеләргә ихлас мөнәсәбәте үзенә тарта. Аның холкында белемлелек белән гадилек, ачыклык белән таләпчәнлек — иң элек үз-үзенә карата таләпчәнлек — гаҗәеп бергә үрелә.

Үз эшендә Лариса Юрьевна укучыларны уйлап укырга, рус һәм чит ил классикла-ры, шулай ук заманча әдәбият әсәрләрен анализларга, алардан мөһим тормыш со-рауларына җаваплар табарга өйрәтә. Ул балаларга үз сәләтләрен ачарга, мөстәкыйль һәм иҗади фикерләргә ярдәм итә. Аның укучылары халыкара, республика һәм район күләмендәге конкурслар, конференцияләр һәм иҗади бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулыйлар.

Әмма һөнәри казанышлар артында зур кешелекле тормыш та тора. Лариса Юрьевна — кайгыртучан әни, яраткан әби, уңган хуҗабикә. Аның күңелендә игелек, наз, зирәклек һәм зыялы булу сыйфатлары бергә үрелгән. Нәкъ менә шундый ке-шеләр күңелләрендә яшьлекне саклап, ихласлык һәм йөрәк җылысын югалтмыйча яшиләр.

Хөрмәтле Лариса Юрьевна!

Бөтен коллективыбыз исеменнән Сезне ихлас күңелдән искиткеч юбилеегыз — 65 яшь тулу уңаеннан котлыйбыз!

Сезнең һөнәрегезгә тугрылыгыгыз, рус теле һәм әдәбиятына булган мәхәббәтегез зур ихтирам уята. Сез бары укытучы гына түгел — сез илһам бирәсез, укучылар алдында сүз дөньясының гаҗәеп киңлеген ачасыз, чын әдәбиятка мәхәббәт тәрбия-лисез һәм мәдәниятебез традицияләрен саклыйсыз.

Чын күңелдән сезгә ныклы сәламәтлек, күңел җылысы, иминлек һәм яңа шатлыклы вакыйгалар телибез. Һәр көнегез илһам белән тулсын, ә рәхмәтле укучыларыгыз Сезне озак еллар үз уңышлары белән сөендерсен.

 

Зур ихтирам һәм рәхмәт белән, 1нче Алексеевск мәктәбе коллективы.


Нет комментариев