Алексеевск районында яшәүче Егоровлар гаиләсе 11 бала тәрбияли һәм өч халыкның традицияләрен берләштерә.
Татарстанда талантлы, актив һәм тату гаиләләр күп. Шуларның иң илһамланды-ручыларының берсе – Алексеевск районында яшәүче Егоровлар гаиләсе. Валерий Семенович белән Анна Александровна инде 42 ел бергә гомер итәләр. Алар 11 бала тәрбияләп үстерәләр: өч туган һәм сигез тәрбиягә алынган бала. Бу гаилә тагын шуның белән дә үзенчәлекле: анда илебезнең өч халкы – чуашлар, татарлар һәм руслар вәкилләре берләшкән. Без бу күркәм гаилә белән аралашып, аларның гаилә бәхете серен белергә булдык.
– Сезнең гаиләдә чуаш, татар һәм рус мәдәниятләре берләшкән. Төрле халыкларның тра-дицияләрен ничек шулай гармонияле итеп берләштерә аласыз?
– Ирем – чуаш, мин – керәшен татары, ә тәрбиягә алган балаларыбыз – руслар. Безнең өчен балаларның үз тамырларын белүе, гаилә тарихын кадерләве һәм өч халыкның да мәдәниятен хөрмәт итүе бик мөһим, – дип уртаклаша Анна Александровна. – Ел саен без Сабантуй, Уяв, Авыл көне, Саварни (Масленица), Манкун (Пасха) һәм башка күп бәйрәмнәрне билгеләп үтәбез. Безнең гаиләдә традицион ризык булып хуплу санала. Бу – эченә ит, бәрәңге һәм суган салынган чуаш халкының милли ябык бәлеше. Ә чәй янына без татар чәкчәге һәм төрле пироглар пеше-рергә яратабыз.
Егоровлар гаилә-сендә өч туган кыз үсә: Светлана, Людмила һәм Елена. Әмма ирле-хатынлы моның белән генә тукталып калмый һәм вакыт узу белән тагын сигез баланы тәрбиягә ала.
– Тәрбиягә балалар алу идеясе өлкән кызыбыз Светлана аркасында туды. Ул вакытта ул ябылу алдында торган авыл мәктәбендә инглиз теле укытучысы булып эшли иде. Мәктәп директоры барлык укытучыларга да тәрбиягә балалар алырга тәкъдим иткән. Без бу фикерне хупладык. Гаиләдә кызлар гына булганга күрә, без малайлар алырга булдык.
Шулай итеп, 2007 елда Егоровлар гаи-ләсендә Вадим белән Максим Башлыковлар пәйда була. Ә дүрт елдан соң гаилә тагын өч баланы – Андрей, Нина һәм Евгений Денисовларны тәрбиягә ала.
Берникадәр вакыт үткәч, 2017 елда, Башлыковлар белән Денисовлар үсеп, укырга киткәч, Егоровлар гаиләсендә яңадан тулылану була. Алар Анастасия, Тимофей һәм Мария Каргиннарны тәрбиягә алалар. Хәзерге вакытта Настя унберенче сыйныфны тәмамлый, Тимофей – җиденче, ә Мария – бишенче сыйныфта укый.
– Без аларны мөстәкыйльлеккә, җаваплылыкка һәм кешеләр белән гармонияле мөнәсәбәтләр кора белергә өйрәтәбез. Үз үрнәгебездә төрле аермалыкларга карамастан тынычлыкта һәм татулыкта яшәргә мөмкин булуын күрсәтү, гаиләне тор-мыштагы иң төп терәк итеп бәяләргә өйрәтү мөһим.
Егоровларның туган кызлары тәрбиягә алынган балалар белән шунда ук уртак тел тапкан һәм бүген дә бик якын аралашып яшиләр. Буш вакытларында яки ял вакытында алар туган авылларына, әти-әниләре янына кайтып, хуҗалык эшләрендә ярдәм итәләр.
– 11 бала – бик зур җаваплылык. Балалар тәрбияләгәндә нинди төп кагыйдәләргә таянасыз?
– Без ирем белән үзебез дә зур гаиләләрдә үстек, шуңа күрә нәрсәгә алынуыбызны яхшы аңладык, – дип сөйли героинябыз. – Әлбәттә, балалар тәрбияләү – зур җаваплылык. Безнең гаиләдә кагыйдәләр гади: үзара хөрмәт һәм тулысынча ышаныч, шулай ук кечкенәдән хезмәткә өйрәтү. Вадим белән Максимны Түбән Кама балалар йортыннан алып кайтканда, хезмәткәрләр безгә малайларны хезмәткә өйрәтергә киңәш иттеләр, киләчәктә үзләрен үзләре тәэмин итә алсыннар өчен. Без шул киңәшне тотабыз.
– Сез сәламәт яшәү рәвешен актив рәвештә пропагандалыйсыз. Гаиләгезнең уртак мавыгулары бармы һәм балаларга нинди файдалы гадәтләр тәрбиялисез?
– Сәламәтлек – безнең иң зур байлыгыбыз, шуңа күрә без бөтен гаилә белән актив ялны сайлыйбыз, – дип елмая Анна Александровна. – Без табигатьтә вакыт үткәрергә, походларга һәм пикникларга йөрергә яратабыз. Моннан тыш, безнең үз кечкенә умарталыгыбыз да бар. Малайлар әтиләре белән бергәләп умартачылык белән шөгыльләнәләр.
– Хәзер сез «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсында катнашасыз. Ни өчен сезнең өчен мондый чараларда катнашу һәм гаилә тәҗрибәгез белән уртаклашу мөһим?
– Без төрле конкурсларда катнашу гаиләбезне тагын да якынайта һәм ышанычны ныгыта дип саныйбыз. Бу безгә якты хис-кичерешләр һәм гомерлек истәлекләр бүләк итә. Моннан тыш, мондый чаралар көндәлек мәшәкатьләрдән бераз арынырга һәм ялыбызны төрләндерергә ярдәм итә.
– «Бәхетле гаилә» дигән сүзләр сезнең өчен нәрсәне аңлата?
– Безнең өчен бәхетле гаилә – ул һәркем сәламәт булган, бер-берсен хөрмәт иткән һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган гаилә, – дип уртаклаша ирле-хатынлы. – Өйдә мәхәббәт һәм үзара аңлашу атмосферасы хөкем сөргән, һәркем үзен кирәкле һәм яратылган итеп тойган урын. Без балаларыбыз лаеклы кешеләр булып үсәр, тормышта үз юлларын табар һәм киләчәктә нык гаиләләр корыр дип өметләнәбез. Иң мөһиме – алар сәламәт булсын, яхшы белем алсын, хезмәтне кадерләргә өйрәнсен, игелекле һәм ярдәмчел булсын һәм гаиләнең кадерен онытмасыннар.
Егоровлар гаи-ләсе мисалында чын бәхетнең зур уңышларда гына түгел, ә көн саен булган кечкенә шатлыкларда һәм уртак мизгелләрдә икәнен аңлыйсың. Аларның бәхетле һәм озын гаилә тормышының төп сере – ышаныч, ярдәм һәм үзара хөрмәт.
Полина Карташова.
Нет комментариев