Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Мостафа улы Җәлиловның тууына 120 ел.
Аның туган көне һәр елны искә алына. Быелгысы бигрәк тә истәлекле. Түгәрәк дата булганлыктан, аның турында, иптәшләре турында газета-журнал битләрендә күп мәгълүматлар басылып тора. Төрле сүз куертулар да, башка фикерләр дә күренгәләп ала.
Бу бигрәк тә җәлил-челәрнең төрле төрмә-ләрдәге көрәше һәм үлеме турында материалларга кагыла. Аларның көрәше һәм үлеме турында төрле-төрле документлар әле һаман да табылып, өскә калкып чыгып тора. Бу документларны өйрәнүче, тәртипкә салучы һәм үз фикерләре белән баетучы кешеләрнең берсе — язучы Рафаэль Мостафин.
Үткән елларда «Татарстан» журналында чыккан җәлилчеләр турындагы материал белән танышырга туры килде. Анда җәлилчеләрнең исемлеге басылып чыккан. Исемлектә беренче булып Гайнан Кормаш исемле кешенең булуы, җәлилчеләр белән ул җитәкчелек иткәне турында да языла.
Иң беренче булып аны җәзалап үтерүләре дә моңа ишарә ясый. Шулай ук исемлектә Муса Җәлил Гумеров фамилиясендә бирелә. Бер ул гына үзенең исем-фамилиясен, килеп чыгышын яшереп калырга җыендымы икән? Ә башкалар? Немецлар да акылсыз башлар түгел. Алар аның кем икәнен, тормыш юлын белгәннәр, бары тик ялган фамилия белән аны бөтенләй юкка чыгарырга тырышканнар дигән фикер кала (Х.Ә.).
Инде җәлилчеләрнең үлеме турындагы язмаларны барлыйк. Берәүләр, аларны атканнар, ди. Икенчеләре, асканнар яки башларын чапканнар дигән версияләр бар.
Матбугатта басылып чыккан язмаларда Усман мулла күр-сәтмәләре бар. Усман мулла татар кешесе. Беренче бөтендөнья сугышында немецларга әсир төшә һәм гаилә корып төпләнеп кала.
Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Татар комитетында мулла вазифасын башкара.
Җәлилчеләрне җәза-лап үтереләсе көнне Коръәнне тотып алар янына керә. Анда инде исемнәрне яшереп сөйләшү булмый, әлбәттә. Иң беренче Коръәнне Алишка бирә. Аннары, дүртенче кешегә, Мусага суза. Муса Коръәнне кулына алып: «Бәхил булыгыз, язмыш инде, язмыш, безне үтерерләр дип көтмәгән идек,» — дип пышылдады, ди. Усман мулла, Коръән белән ант итеп, аларны атулары турында сөйләп калдыра. Чынлыкта исә, ул җәлилчеләрне ничек җәзалап үтерүләрен карап тормаган. Шушы күренешне күрмәгән килеш изге китап белән ант итүе генә күңелсез, билгеле.
Җәлилчеләрне җәза-лап үтерү турында, палачлар үзләре төзегән документ-таныклык сакланган. Бу документ хәзерге көндә дә Плетцензее төрмәсенең архивында саклана. Документта язылганча, җәлилчеләрне 1944 елның 25 августында 12 сәгать 6 минуттан 12 сәгать 36 минут арасында 11 кешенең гильотинада башларын кисеп үтергәннәр.
Күз алдына китерүе дә куркыныч: 3 минут саен бер татар башы киселсен әле! Беләсе иде: шушы документлар арасында тагын кайсы милләт кешеләрен бергә җыеп, башларын кисү турында язманы ишеткәнем дә, укыганым да юк!? Ләкин соңгы вакытта 12 җәлилче булган дигән язманы укырга туры килә. Ул — Рәхим Саттар. 1943 елның июнендә әсирлектән качкан, ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында хәбәрсез югалган.
Палачлар үзләренең корган планнарын тормышка ашыралар ашыруын, ләкин...
Сугыш беткәч, 1945 елның 20 ноябрендә Германиянең Нюрнберг шәһәрендә нацистларның бер төркемен хөкем итәләр. Ул Нюренберг процессы дип атала. Халыкара хәрби трибунал гаепләнүчеләрнең 12сен үлем җәзасына — асарга хөкем итте. Тарих белән кызыксынучылар аларның исем-фамилияләрен ишеткәннәре бар. Менә алар кемнәр: Геринг, Риббентроп, Кейтель, Розенберг, Кальтенбруннер, Фрик, Франк, Штрейхер, Заукель, Йодл, Зейс-Инкварт, Борман (ул читтән торып кына хөкем ителә, чөнки качып китәргә өлгерә).
Хөкем карары 1946 елның 16 октябрендә, 1 сәгать 11 минуттан 2 сәгать 59 минут арасында җиренә җиткерелә. 11 фашист башкисәрен асып үтерәләр.
Фашист башки-сәрләре тарафыннан җәзалап үтерелгән 11 җәлилче белән нацистларның 11 төп хәрби җинаять-челәренең бергә-бер туры килүе очраклы хәлме, әллә язмышмы?
Фашизм тарафдар-ларының Икенче бөтендөнья сугышы чорында кылган вәх-шилекләрен фаш иткән һәм аларның канлы, кара эшләренә чик куйган Нюрнберг процессы.
Нәрсә генә булмасын, болар барысы да тарих битләрендә тирән эз калдырган вакыйгалар. Аларны беркайчан да онытмаска иде. Күңелемә шагыйрь Муса Җәлилнең Моабит төрмәсендә язган «Җырларым» шигыреннән бер өзек килә:
Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңгырар җыр булып.
Әлфир Хәйбуллин, Урта Тигәнәле авылы.
Нет комментариев